Финансистлар киләчәктә кәгазь акчаның кирәге калмаячак, акча бәйле бөтен операцияләр банклар аша башкарылачак, ди. Моңа ышанырга да мөмкин - мәгълүмати технологияләр заманында яшибез бит. Тормыш шундый тизлек белән алга бара ки, әле кичә генә яңа булган әйбер дә иртәгә инде искерергә мөмкин. Кәгазь акчалар белән эш итүдән дә әкренләп читләшә барабыз.
Кәгазь акча һәм тимер тәңкәләр тулы янчыкларны бүген бик сирәкләр генә кесәсендә йөртә. Күпчелегебезнең бар булган “байлыгы” пластик карталарда саклана. Шулай булмыйча - хезмәт хакыбыз хәзер пластик картага күчерелә, банктагы счетлар да электрон рәвештә ачыла, кредит карталары исә акчасызлыктан коткара, транспортта да махсус карта ярдәмендә исәп-хисап ясасаң отышлырак, хәтта баланы да хәзер мәктәптә “тере” акчага ашатмыйлар. Кибетләрдә дә акча санап интегәсе юк. Электрон рәвештә эш итүнең уңайлыгы бәхәссез.
Россиядә пластик карталар соңгы дистә елда бик актив тарала башлады. Татарстанда да халык кулындагы электрон янчыклар саны арта бара. Бүгенге көндә республикабызда яшәүчеләрнең 33-35 проценты шулар ярдәмендә эш итә. Әлеге электрон янчыкның төп уңайлыгы шунда – хәзер өйдән чыкмыйча гына төрле хезмәтләрдән файдаланырга мөмкин. Вакытның кадере зур булган бүгенге заманда төрле хезмәтләр өчен интернет аша түләүнең өстенлеген күпләребез сизеп өлгерде. Башка шәһәр, хәтта чит илдәге кибетләрдән товар сатып алу бүген берни түгел. Банк картасы ярдәмендә түлисең дә, почтадан “Заказың килде” дигән хәбәр генә көтәсең.
Әмма барыннан да бигрәк электрон карталар көндәлек тормышыбызны җиңеләйтергә ярдәм итте. Ай саен һәркайсыбызга фатир, газ, телефон-интернет, балалар бакчасы, ЮХИДИ штрафларын каплау һ.б. өчен түләү кәгазьләре килә. Элек әлеге хезмәтләр өчен вакытында түлим дисәң, почта яки банкка барып су буе чират торырга кирәк иде. Хәзер исә моның бер кыенлыгы да юк. Электрон акчаларның көче дә шунда: алар мизгел эчендә тиешле гамәлләрне теләсә кайсы вакытта һәм урында, минималь комиссия бәрабәренә башкарырга ярдәм итә.
Татарстанда электрон технологияләр аеруча тиз үсеш ала. Халкыбызның тормышын җиңеләйтү өчен республикабызда Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы булдырылды. Аның популярлыгы артканнан-арта бара. Дәүләт хезмәтләре порталында 1,5 миллионнан артык кеше шәхси кабинетларын ачкан. “Услуги РТ” мобиль кушымтасыннан 65 меңнән артык кеше файдалана, шәһәрнең халык күп йөри торган урыннарында 410 инфомат урнаштырылган.
Бүгенге көндә республикабызда 230 хезмәт һәм сервис электрон рәвешкә күчерелгән, шуларның 29ы – 2015 елда. Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, быел тагын 28 хезмәтне электрон форматка күчерү ниятләнә.
Былтыр Татарстан халкына 60 миллионнан артык электрон хезмәт күрсәтелгән. Бу 2014 елга караганда 84 процентка күбрәк. Бер ел эчендә электрон рәвештә башкарылган түләүләрнең күләме 2 мәртәбә артып, 6,5 миллиард сумга җиткән. Электрон хезмәтләр күрсәтүнең социаль-икътисади нәтиҗәлелеге 7,9 миллиард сум белән бәяләнә.
Төрле социаль хезмәтләрдән портал аша файдалану тиз дә, уңайлы да, ә күптән түгел акчаны янга калдыру ягыннан да отышлы була башлады. Узган елның 1 февраленнән торак-коммуналь хезмәтләр өчен порталда комиссиясез түләү мөмкинлеге тудырылды. Җыемнар барлык банк карталары белән эш итүчеләр өчен юкка чыгарылды.
Баштарак халык порталда шәхси мәгълүматны кертүгә, төрле хезмәтләр өчен түләүгә шикләнеп карый иде. Кешеләрне төп башына утыртырга остарып беткән мошенниклар алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап таба бит. Банк карталарыннан акча урлау очраклары да бүген шактый киң таралган күренеш. Әмма Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы куркынычсызлыкны гарантияли. IT-белгечләр порталны даими рәвештә хезмәтләр күләме ягыннан гына түгел, ә иминлек җәһәтеннән дә камилләштерә.
Хәзерге вакытта интернет кулланучыларның банк карталары турындагы мәгълүмат серверда сакланмый. Электрон түләүләрне башкарганда махсус куркынычсызлык системасы кулланыла, ә түләү өчен махсус пароль кертергә кирәк. Пароль исә һәр кулланучының телефон номерына килә. Бу система банк картасы хакындагы мәгълүматларның җинаятьчеләр кулына эләгү мөмкинлеген тулысынча юкка чыгара.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА