3-9 апрель көннәрендә Казанда информатика буенча XXVIII Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы үтә. Монда илебезнең 52 төбәгеннән 200-дән артык укучы – Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы җиңүчеләре һәм призерлары катнашачак.
Татарстан республикасын Казан, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән 16 укучы тәкъдим итәргә җыена.
Олимпиада-чараның ябылу тантанасы 4апрельдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концерт залында узачак, ди чараны оештыручылар.