Гыйлемгә омтылыгыз!

2016 елның 2 апреле, шимбә

Казан каласының Галиев мәчетендә (Г.Тукай урамы, 40) ислам фәннәре буенча дәресләр алып барыла, вәгазьләр сөйләнелә. Укулар атна дәвамында тәҗвид, хәнәфи фикъһы, Коръән тәфсире һәм хәдис фәннәре буенча оештырыла.


Татарстанның Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, дәресләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм Россия ислам институты мөгаллимнәре уздыра. Дәресләрдә теләге булган һәр кеше катнаша ала.

Шуны искәртәбез, моңа кадәр алар ястү намазыннан соң үткәрелә иде. Март аеннан дәресләр 18.00дә башлана.

Дәресләр һәм вәгазьләр тәртибе түбәндәгечә:

Дүшәмбе – тәҗвид. Дәресне Бөтендөнья Коръән-хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле, Мисыр дин белгече, шәех Хәсән Хадия алып бара. Дәрес дәвамында шәех сөйләгәннәрне турыдан-туры нәзарәтнең Коръән бүлеге белгече Булат хәзрәт Мөбарәков тәрҗемә кыла.

Сишәмбе – татар телендә вәгазьләрне нәзарәтнең дәгъват бүлеге белгечләре һәм республиканың танылган имамнары сөйли.

Чәршәмбе - хәнәфи фикъһы. Дәресне нәзарәтнең Коръән бүлеге белгече Булат хәзрәт Мөбарәков алып бара. Шулай ук айга ике мәртәбә бу көнне мөселман яшьләренең фикер алышу клубы очрашулары үткәрелә. Бу очрашуларны нәзарәтнең яшьләр бүлеге оештыра.

Пәнҗешәмбе – гакыйдә. Дәресне Казанның казые Габдулла хәзрәт Әдһәмов үткәрә.

Җомга – Коръән тәфсире. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәресе.

Шимбә – хәдис. Хәдисләрне Габделгазиз хәзрәт Дәүләтшин аңлата.

Мөселман кешегә гыйлем алу бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз. Белем алмый икән, димәк, Аллаһы Тәгалә каршысындагы бурычын үтәми. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме – икесен дә тигез күреп, икесен дә мөселман кеше өйрәнергә тиеш. Бу хакта безгә Изге Коръән аятьләре һәм хәдисләр дә сөйли.

Аллаһ Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән аяте белән безне белем алырга чакыра: "Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!” – дип боера (“Галәк” сүрәсе, 1нче аять). Дин белгечләре аңлатуынча, бу аятьтәге “Укы!” дигән сүз җирдәге һәм күктәге гаҗәеп матурлыкка, төрле мәхлукларга карап фикерлә, уйлан, белем ал дигәнне аңлата.

Гыйлем сүзе Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә болай ди: "Әйт син аларга: “Белгән белән белмәгән бер булырмы?” (“Зүмәра” сүрәсе, 9нчы аять); “Аллаһы Тәгалә сезнең арадан иманлыларның һәм гыйлем ияләренең  дәрәҗәсен арттырыр. Аллаһ бөтен кылган гамәлләрегезне белеп тора” (“Мүҗадәлә” сүрәсе, 11нче аять).

Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора. Әбу әд-Дарда исемле сәхабә (Аллаһ аннан разый булса иде): “Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың”, – дип әйткән. Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтү тиешле, дип яза Диния нәзарәте сайты.

Бүгенге көндә Шиһабетдин Мәрҗани, Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Галиәскар Камал, Нәкый Исәнбәт һәм башка бик күп олуг шәхесләребез намаз укыган, дога кылган тарихи мәчетләр эшләп килә. 19 гасыр башында төзелгән татар халкының үзаңы, мәдәнияте, рухи байлыгы формалашкан Галиев мәчетендә гыйлем тупларга бөтен шартлар да булуы сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International