Россия күләмендә үткәрелә торган “Россия чаңгы юллары-2016” спорт ярышы 14 февральдә Казанда да үткәрелә. Традицион массакүләм ярышларда илнең 72 төбәгендә яшәүчеләр катнаша.
10-12 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Белем бирү. Карьера” 16нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе уздырылачак. Күргәзмә эшендә Россия һәм чит ил шәһәрләренең 70тән артык белем бирү учреждениесе катнашырга җыена.
Казанның Яңа Савин районындагы аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 179нчы мәктәптә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән йомгаклау утырышы узды. ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар хакындагы доклад белән чыгыш ясады.
«Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан дәүләт (муниципаль) хезмәт күрсәтү турында федераль статистик күзәтүне оештыру өчен статистика инструментариен раслау хакында» Росстатның 2015 елның 6 маендагы 217нче боерыгына үзгәрешләр кертелде.
Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учдеждениесендә агрономнар бергәлеге ветеран-агроном Әнәс Бәшировны 75 яшьлек юбилее уңаеннан котладылар.
Иннополис Университеттында бөтенроссиякүләм информатика буенча мәктәп укучылары арасында олимпиаданың региональ этабы узы. Ярышларда 9-11 сыйныфлардан 107 укучы катнашты.
Республикада язма корреспонденция саны соңгы 10 ел эчендә 2,6 тапкыр арткан. 2006 елда язма корреспонденция саны 11,3 млн булса, 2015 елда ул 29,5 млн тәшъкил итә.
Дөбъяз мәдәният йортында авылдашыбыз Камалиев Ильфат төшергән “ Корыч” фильмының презентациясе булды. Бу фильм Дөбъяз авылында төшерелде һәм анда катнашучылар арасында авыл кешеләре дә үзләрен зур экраннарда күрә алдылар. Тамашачылар бу фильмны җылы кабул иттеләр, авторга үзләренең рәхмәтләрен җиткеделәр.
Татарстанда 4 меңнән артык кеше узган 2015 елда республиканың миграция хезмәтенә, Россиядән тыш, тагын башка илнең дә гражданы булуы яки башка дәүләттә даими яшәү хокукы документы барлыгы турында белдерү биргән.