Казанның Яңа Савин районындагы аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торган 179нчы мәктәптә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән йомгаклау утырышы узды. ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Мәгариф һәм фән министрлыгының 2015 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычлар хакындагы доклад белән чыгыш ясады.
Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, Татарстанда сәләтле яшьләрне ачыклау мәктәп укучыларының олимпиада хәрәкәте кысаларында гамәлгә ашырыла. 2015 ел республика өчен әлеге хәрәкәтне үстерүдә чын мәгънәсендә уңышлы булган. Былтыр Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этабы нәтиҗәләренә караганда, Татарстаннан җиңүчеләр һәм призерлар саны шактый артып, 109 кеше тәшкил иткән. Республика әлеге күрсәткеч буенча, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала, элеккечә, III урында кала бирә.
Министр узган уку елында Казанда мәктәп укучыларының математика һәм физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау этаплары, шулай ук астрономиядән халыкара олимпиада уздырылуын искәртеп, быел ТР башкаласы информатика буенча халыкара олимпиаданы кабул итәчәк, дип билгеләп үтте.
Узган уку елында Татарстанның 5 укучысы халыкара фән олимпиадалары җиңүчеләре һәм призерлары дип табылган. Энгель Фәттахов шундый югары уңышка ирешү Республика олимпиада үзәге һәм сәләтле балалар өчен махсуслашкан учреждениеләрнең җайга салынган эшчәнлеге нәтиҗәсендә генә мөмкин булуын ассызыклады. Бу уңайдан ул Татарстанда баетылган белем бирү программаларын гамәлгә ашырган 15 инновацион мәктәп-интернаттан торган челтәр булдырылуына игътибарны юнәлтте. Аерым алганда, былтыр мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасы төбәк этапларында Казанның шундый уку йортлары – Мәскәү районы 2нче лицей-интернаты (28 җиңүче һәм призер), КФУның Н.И.Лобачевский исемендәге лицей-интернатында (23) белем алучылар аеруча югары күрсәткечләргә ирешкән.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков та үзенең чыгышында республикада сәләтле балалар белән эшләү юнәлешендә зур эш башкарылуын, Татарстанның эре шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә торак пунктларында да моның өчен шартлар булдырылуын билгеләп үтте. “Республикада бу юнәлештә эшли торган махсуслашкан уку йортлары, өстәмә белем бирүнең махсус механизмнары барлыкка килә, балалар һәм укытучылар өчен стимуллар булдырыла. Һичшиксез, бу эшне дәвам иттерү зарур”, – дип басым ясады ТР Премьер-министры. Моннан тыш, ул сәләтле балалар белән эшләү өлкәсен киңәйтүне йөкләде. Илдар Халиков фикеренчә, бу эшчәнлек халыкара яки илкүләм олимпиадаларына кертелгән юнәлешләр белән генә чикләнергә тиеш түгел, аның гуманитар, спорт һәм башка бик күп өлкәләрне колачлавы зарур.
Энгель Фәттахов искәртүенчә, база мәктәпләрендә хезмәт куючы укытучылар өчен фәнне белүгә БДИ форматында тренинг-тестлаштыру Татарстанда былтыр беренче тапкыр үткәрелде. Аны республиканың 14 мең 590 укытучысы узды. Тестлаштыру нәтиҗәләре муниципаль районнарга җибәрелгән. Министрлык һәр укытучы буенча нәтиҗәләрне анализламаган. Моны муниципаль методик хезмәтләр башкарырга тиеш. Тестлаштыру нәтиҗәләре буенча укытучылар белән методик эш оештыру зарур, дип билгеләп үтте министр. Әмма, аның фикеренчә, кайбер районнарда тестлаштыру нәтиҗәләренең объективлыгы шик уята. Аерым алганда, республиканың Кукмара, Мамадыш, Арча, Балтач, Лениногорск районнары фән укытучылары иң югары нәтиҗәләр күрсәткән. Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган кисемнәр (срезлар) аларның укучыларының чагыштырыла торган белем дәрәҗәсен расламый.
Энгель Фәттахов сүзләренчә, тиздән Татарстан муниципаль берәмлекләрендә республика мониторинглау тикшеренүләрен һәм илкүләм тикшерү эшләрен уздыруның объективлыгы мәсьәләләре буенча ябык коллегия утырышы үткәрү күздә тотыла.
Шуны да билгеләп узыйк: Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Татарстан үрнәгендә быел рус теле һәм математика укытучылары өчен Бөтенроссия диагностик тестлаштыру уздыру турында карар кылган.
Хәзерге вакытта мәктәп директорлары һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларыннан хисап алуны гадиләштергән система булдыру һәм аны мөмкин кадәр автоматлаштыру зарур. Йомгаклау утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков шундый максат куйды. Мәктәп директорлары, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм укытучыларның эшен җиңеләйтү өчен матди чаралар һәм техник мөмкинлекләр табылачак. Хисапның кайсысы кирәк, кайсысы юк икәнен аңлау өчен, узган елда тапшырылганнарына анализ ясау зарур, дип саный Хөкүмәт башлыгы.
Илдар Халиков утырышны уздыру урынының очраклы рәвештә сайланмавына игътибарны юнәлтеп, әлеге мәктәп республика мәгариф системасының матди-техник базасын ныгыту мисалы булып тора, дип билгеләп үтте. “Соңгы 5 елда бу юнәлештә зур эшләр башкарылды, искиткеч шартлар булдырылды, иң яхшы укытучылар һәм белгечләр эшенә этәргеч бирә торган күп кенә яңа программалар гамәлгә ашырылды”, – диде. Илдар Халиков сүзләренчә, бу, яңа объектлар төзү һәм яңа системаны гамәлгә кертү бишьеллыгы булудан тыш, иң беренче чиратта, нигезне үзгәртеп кору бишьеллыгы булды. Ул Татарстанда белем бирү сыйфаты мәсьәләсендә күрсәткечләрнең начар булмавын, соңгы елларда аларның тагын да яхшыруын искәртте.
“Россия күләмендә үткәрелгән тикшеренүләр безнең укучыларның нәтиҗәләре Россия буенча уртача күрсәткечләрдән 10-20 процентка югары булуын раслый”, – дип ассызыклады ТР Премьер-министры. Шул ук вакытта Татарстанда, лидер мәктәпләр беләр беррәттән, аутсайдер-мәктәпләр бар, соңгылары, барлык балалар сыйфатлы белем алсын өчен, тигез шартлар булдыруга ирек бирми. Әлеге уңайдан иң яхшы мәктәпләрне стимуллаштырудан кала, аутсайдер-мәктәпләр өчен авыр хәлдән чыгу юлларын табу мөмкинлеге булдырган система төзү заруриятенә тукталды.
Мәктәпкәчә белем бирү системасы турында сүз йөрткәндә, Илдар Халиков Татарстанда балалар бакчаларының күпләп салынуын билгеләп үтте.
ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзенең чыгышында искәртеп узганча, былтыр республиканың мәктәпкәчә белем бирү системасын модернизацияләү кысаларында капиталь төзекләндерү һәм төзелеш хисабына 127 объектта 12 меңгә якын балага урын булдырылган. “2015 елда республикада 83 белем бирү оешмасы бинасы төзелде, шулардан 13е лицензия алган яки лицензияләштерүгә тиешле документлар тапшырган”, - диде министр.
“Соңгы максат – җылы бүлмәле матур бина гына түгел, ә, иң беренче чиратта, – нәтиҗәгә ирешү”, – дип басым ясады Илдар Халиков. Шул ук вакытта мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрнең физик һәм психологик сәламәтлегенә аерым игътибар юнәлтү заруриятен билгеләп үтте.
Премьер-министр 2015 елның икенче яртыеллыгында мәктәп автобусларының күбесенең күзәтү кырыннан читтә калуы ачыклануын искәртеп, киләчәктә моңа юл куелырга тиеш түгел, андый автобуслар маршрутка чыга алмый, дип таләп итте. Аның сүзләренчә, терроризм һәм янгын кыркынычсызлыгы, тукландыруны оештыру мәсьәләләре дә өстенлек юнәлешләр рәтендә кала бирә.
Илдар Халиков тәрбия мәсьәләсенә аерым тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, мәктәп бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән генә горурланырга тиеш түгел. Әлеге уку йортын 5-10 ел элек тәмамлаучылар арасында наркоманнар, үз-үзләренә кул салган, җәмгыятькә каршы гамәлләр кылган яшьләр юк икән, бу да – күрсәткеч. “Мәктәп, һичшиксез, – белем бирелә торган урын. Әмма, иң беренче чиратта, ул булачак татарстанлыны, россиялене, гомумән, уңышлы кешене тәрбияләү урыны”, – дип саный.
Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, республикада белем бирү өлкәсендә шартлар булдырылу, хезмәт хаклары арту белән беррәттән, мәгариф системасы хезмәткәрләренә карата таләпләр дә сизелерлек дәрәҗәдә артты. Бу уңайдан ул белем бирү өлкәсендә хезмәт куючыларга мөрәҗәгать итеп: “Беренче елларда моның билгеле бер киеренкелек тудыруы сизелсә, бүген мин сезнең башлангычны, иҗатны, үз эшен яратып һәм теләп башкаручы кешеләрне күрәм. Татарстан Республикасы мәгариф ситемасында күпчелекне нәкъ менә шундыйлар тәшкил итә. Бик зур рәхмәт Сезгә!” – диде ТР Хөкүмәте җитәкчесе.
Утырыш ахырында исә мәгариф системасы хезмәткәрләренә Илдар Халиков дәүләт бүләкләре, Энгель Фәттахов тармак бүләкләре тапшырды.
"Татар-информ" МА материаллары буенча