ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

Бәйрәм көннәре арасында Интернет көне булган кебек, тагын бер бәйрәм – Интернетсыз көн дә бар. Ул ел саен дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан гыйнварның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Узган ел Татарстанда тукталган адрес буенча 225 меңнән артык чит ил кешесе һәм гражданлыгы булмаган затлар миграция исәбенә алынган, аларның 154 меңе - беренче тапкыр Татарстанга килгән.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). 


30
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Айбаш авыл җирлегендә гражданнар җыелышы


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

2016 елның 28 гыйнварендә “ТАСС” Россия мәгълүмати агентлыгында SamsungEltctronics (Төньяк Корея) һәм WorldskillsRussia арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт БДИ-2016 (ЕГЭ-2016) рәсми порталында чит ил телләреннән бердәм дәүләт имтиханының телдән үткәрелә торган сөйләм өлеше буенча күнекмә тестлауны узарга мөмкинлек булдырган сервисны яңарткан.

Хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә 2015 ел йомгаклары буенча иң яхшы эшкә авыл хуҗалыгы формированиеләре арасындагы смотр-конкурста катнашуга гаризалар 2016 елның 22 февраленә кадәр озайтылды.

27 январь көнне Алат  китапханәсендә Ленинград блокадасы 72 еллыгына багышланган кичә булды.
Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора.Дәһшәтле 1941 елның 8 сентябрендә камалышта калган ленинградчыларның 900 көнгә якын барган көрәшен, мөгаен, тарихчыларыбыз да бәян итеп бетерә алмый торгандыр. Лениград блокадасы 2 миллионнан артык кешенең гомерен кисә. Блокада башланганда Лениградтта ике миллион ярым кеше яшәгән, шуларның 400 меңе - балалар.

Шимбә көнне, 30 гыйнварда, Казанның 9 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак. Алар түбәндәге сәүдә нокталарында оештырыла.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендә халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International