ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

3 февральдә Казанның Яңа Савин халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Кичә Минзәләнең "Юность" боз сараенда биш һәм аннан да күбрәк балы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә бүләк итеп абонементлар тапшырылды. 

Ленинград блокадасы өзелүгә 72 ел. Коркачык башлангыч мәктәбендә  һәр сыйныфта  класс сәгатьләре узды. Укучылар бик күп информация алдылар . Эчтәлекле видео карадылар.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.

Гыйнвар азагы һәм февраль башы, гадәттә, кышның иң суык чоры булып санала. Ләкин быелгы һава торышы бу күренешкә үзгәрешләр кертте – Россиянең Европа өлешенә яз килә.

Татар театрының 110нчы юбилей сезонында драматургия өлкәсендә 11нче мәртәбә “Яңа татар пьесасы” конкурсы игълан ителә. Конкурска пьесалар 2016 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.

 Коркачык башлангыч мәктәбе  укучылары  авылыбыз медпунктына сәяхәт ясадылар. Аларны  фельдшер апалары Сәләхова Гөлсинә Фәрит кызы каршы алды. Ул укучыларга үзләренең сәламәтлекләрен ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде. Салкын тиеп авырган очракта, дәвалану юлларын аңлатты. Барыбыз да сәламәт булыйк!


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Кама аръягының сигез районы башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары һәм эре инвесторлар белән очрашты.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында тракторларның 5%тан һәм авыл хуҗалыгы машиналарының 30%тан артыграгы чит илнекеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International