ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 21-22 мартында Мәскәүдә “Аквакультураны хокукый җайга салу – 2016” Бөтенроссия конгрессы узачак. Чараны “Социаль-икътисадый үсеш агентлыгы” Компанияләре төркеме” ҖЧҖ («АСЭРГРУПП» ҖЧҖ) оештыра.

Казан шәһ. сырхауханәләрендә КРВЙ (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар санының арту чорында  өйгә табибларны чакыру өчен өстәмә телефон номерлары бүлеп бирелде.

Әлеге көн 1981 елның 28 гыйнварендә “Персональ мәгълүматларны эшкәртүне яклау кысаларында кешеләрне яклау” Европа Советлар Конвенциясенә кул кую көне белән тәңгәл килә.

Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы республикада элемтә сыйфатын тикшерү буенча мониторингта катнашырга чакыра. Мониторингны Андроид базасындагы смартфон һәм планшет хуҗалары башкара аша. Моның өчен “Элемтә сыйфаты” (Качество связи) кушымтасын йөкләргә кирәк.

Казанда WorldSkills чемпионатына Россия җыелма командасын әзерләү өчен Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында үзәк ачалар. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сөйләде.

Бүген Казан шәһәре Совет районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә кече вакансияләр ярминкәсе узды.

Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге кадрлар агентлыклары, волонтерлар, Татарстан Республикасы кадрлар менеджменты Ассоциациясе һәм МУП "Метроэлектротранс"  белән берлектә "Экспресс-эш белән тәэмин итү хезмәте" эксперементаль акциясе үткәрде.

Россиялеләр гриппка каршы вакцинация ясарга яратмый. Ләкин эпидемиянең иң кызган чагында көз көне ясатылган прививкалардан баш тартканнары өчен үкенергә дә туры килә икән ләбаса.

Татарстан парламентындагы депутат хатын-кызларның “Мәрхәмәт–Милосердие” берләшмәсе рәтләре киңәйде. Республика муниципаль район һәм шәһәрләрендәге җирле үзидарәләрнең вәкаләтле органнарына депутат булып сайланган хатын-кызлар да “Мәрхәмәт” эшчәнлегенә кушылды.


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе
27 январь көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә Казан территориаль дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Егорова М.И. тарафыннан гражданнарны кабул итү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International