Татарстан парламентындагы депутат хатын-кызларның “Мәрхәмәт–Милосердие” берләшмәсе рәтләре киңәйде. Республика муниципаль район һәм шәһәрләрендәге җирле үзидарәләрнең вәкаләтле органнарына депутат булып сайланган хатын-кызлар да “Мәрхәмәт” эшчәнлегенә кушылды.
28 гыйнварда Татарстан Дәүләт Советында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутат хатын-кызлар – “Мәрхәмәт” берләшмәсе әгъзалары белән очрашты. “Мәрхәмәт” 2009 елда җәмгыятьтә балалар, гаилә һәм хатын-кызларның иминлеген кайгыртучы законнар кабул итүгә, төрле программаларны тормышка ашыруга булышу максатында депутат хатын-кызлар тарафыннан төзелгән иде. Төрле елларда аның белән Людмила Кузьмина, Фәйрүзә Мостафина, Илсөя Мезикова кебек эшлекле ханымнар җитәкчелек итте.
Бүгенге көндә “Мәрхәмәт”не ТР Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Татьяна Ларионова җитәкли. Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советында унбиш хатын-кыз депутат исәпләнә. Узган елның сентябрендә Татарстандагы барлык җирле үзидарәләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлаулары үткәннән соң әлеге берләшмә шәһәр, район, авыл җирлекләрендәге депутат хатын-кызларны да үз эшенә җәлеп итте. Нәтиҗәдә, Татьяна Ларионова хәбәр иткәнчә, шушы узган ике-өч айда 42 муниципаль район һәм шәһәрдә җирле “Мәрхәмәт” берләшмәләре төзелгән. Тагын өч район – Чүпрәле, Саба һәм Чирмешән районнары гына бу хәрәкәттән читтә калган. Төп сәбәп – депутатлар арасында хатын-кызлар аз. 23 райондагы хатын-кызлар берләшмәләре инде 2016 елда башкарачак эш планын корган. “Бигрәк тә Алексеевск, Аксубай, Актаныш, Баулы, Яңа Чишмә, Мөслим районнары хатын-кыз депутатларының балалар, гаилә һәм хатын-кызлар иминлегенә кагылышлы тәкъдимнәре игътибарга лаек”, – дип, Татьяна Ларионова 15 февральгә кадәр калган районнардан да көнүзәк мәсьәләләрне билгеләп, аларның чишелешен тәкъдим иткән эш планнарын көтеп калуын әйтте.
– Шушы үткән елларда иң әһәмиятлесе – “Мәрхәмәт” берләшмәсе җәмгыятьне борчыган кискен проблемаларны чишкәндә барлык җаваплы министрлык, ведомстволар белән бәйләнешләр урнаштыра алды. Ә бу, үз чиратында, нәтиҗәлелекне тәэмин итәргә ярдәм итә. Әмма хәзер районнарда барлыкка килгән берләшмәләр иҗтимагый оешмаларның урынын биләргә тиеш түгел. Депутат хатын-кызларның бурычы башка – алар сайлаучылар белән аралашырга, беренче чиратта, балалар, гаилә, хатын-кызларның иминлегенә кагылышлы мәсьәләләрне көн кадагына алып, бу өлкәдәге законнарны, нормаларны камилләштерүгә өлеш кертергә һәм аларның үтәлешен контрольдә тотарга тиеш, – дип ассызыклады Татьяна Ларионова “Мәрхәмәт” берләшмәсе әгъзаларының Фәрит Мөхәммәтшин катнашында оештырылган җыелышында.
Бу очрашу – “Мәрхәмәт”нең зур составта беренче тапкыр җыелуы булды.
- Гаилә, аналар һәм балаларның иминлек мәсьәләсен хатын-кыздан да яхшырак кем аңлар... Хатын-кызлар хәрәкәте һәрвакыт үзенең максатчанлыгы белән аерылып тора, иң авыр мәсьәләләрне күтәреп, аларны ахыргача хәл итә. Узган ел Татарстанда ятимнәрне яшәү урыны белән тәэмин итү программасын йөз процентка без нәкъ менә “Мәрхәмәт” хатын-кызлары тырышлыгы белән башкарып чыга алдык. Бу җитди мәсьәлә белән шөгыльләнүне быел да дәвам итәчәкбез. Гомумән, агымдагы ел җиңел булмаячагын барыбыз да аңлый. Икътисади кризис, дөнья сәясәтендә киеренкелек хөкем сөргән шартларда яшибез. Көз көне Россия Дәүләт Думасына сайлаулар көтелә. Бу чорны мөмкин кадәр югалтуларсыз кичәр өчен түзем булырга, социаль мәсьәләләрне күз уңыннан җибәрмәскә кирәк, монда без хатын-кызларның мәрхәмәтлелек көченә дә таянабыз, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин җаваплы вазифаларны башкарган ханымнарга эшләрендә уңышлар теләп. Кайбер районнарның муниципаль берәмлекләрендәге вәкаләтле органнарда гүзәл затлар бик аз булуы ачыклануына карата, парламент рәисе бу җитешсезлек киләчәктә төзәтеләчәгенә ышандырды.
Әйтергә кирәк, Татарстанда “Мәрхәмәт” берләшмәсе ятимнәрнең торак-коммуналь хезмәтләргә бурычларын юк итү мәсьәләсе белән дә нык шөгыльләнә. Җыелышта “Мәрхәмәт”нең элеккеге рәисләреннән булган, Чаллының социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар университеты ректоры Фәйрүзә Мостафина, Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, Казан Шәһәр Думасы депутаты, “Справедливая Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Рушания Бильгильдеева, Биектау районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова да чыгыш ясап, үз җирлекләрендәге һәм республика күләмендә актуаль кайбер мәсьәләләрне күтәрде.
Лилия ГАДЕЛШИНА