ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе
23 январь көнне Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында Татьяна көне - студентлар бәйрәме үткәрелде.

Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбендә гаиләләр арасында "Гаилә - илебез нигезе" дигән конкурс булып узды.

«Әйдаманнар мәктәбе» «Сәләт»нең җәйге проектлары һәм форумнары өчен әйдаманнар командасы туплау өчен оештырыла.  Мәктәптә бу юлы  әйдаман булырга теләүче 160 кеше, 20-ләп куратор һәм аланнарның башҗитәкләре катнаша. Алар арасында үткән еллардагылар да, әле күптән түгел генә «Сәләт» йортында яшь әйдаманнар өчен махсус курс үткәннәре дә бар.

20-27 гыйнварда Татарстанда эшкәртү сәнәгате өлкәсендә мәшгуль булган 163 кеше эшсез калган.

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,8 процент тәшкил итә. Республикада 16 мең 554 эшсез санала, бу узган атна белән чагыштырган вакытта 590га күбрәк.

Былтыр Татарстан производстволарында үлем белән тәмамланган һәм катлаулы нәтиҗәләргә китергән бәхетсезлек очракларыннан зыян күрүчеләр саны, 2014 ел белән чагыштырганда, 18 процентка кимегән (239 кешедән 197гә).

2015 елның 11 аенда Татарстан Республикасында уртача айлык хезмәт хакы 6,1 процентка артып, 28 мең 606,7 сум тәшкил иткән.

2015нче ел нәтиҗәләре һәм 2015нче елда тармакның үсеш перспективалары турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегия утырышында сүз барды. Ул "Ак Барс" яшьләр үзәге концертлар залында узды. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  

Кичә Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча тематик дәресләр узды. 

Кичә Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында “АПКның прогрессив технологияләре” программасы буенча агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү курслары башланды. Укулар өч этапта узачак: 26-28 гыйнварда, 2-4 февральдә, 9-11 февральдә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International