Әйдаман булырга мәктәптә өйрәтәләр...

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

«Әйдаманнар мәктәбе» «Сәләт»нең җәйге проектлары һәм форумнары өчен әйдаманнар командасы туплау өчен оештырыла.  Мәктәптә бу юлы  әйдаман булырга теләүче 160 кеше, 20-ләп куратор һәм аланнарның башҗитәкләре катнаша. Алар арасында үткән еллардагылар да, әле күптән түгел генә «Сәләт» йортында яшь әйдаманнар өчен махсус курс үткәннәре дә бар.


Иң беренче эш итеп яшь әйдаманнар башҗитәкләр белән танышып чыкты. Чөнки нәкъ менә аларга шушы бер атна барышында җәйге аланнары өчен команда җыясы бар. Быелгы «Әйдаманнар мәктәбе»нең программа директоры – Элина Степанова. Катнашырга теләк белдереп кабул ителгән гаризалар буенча бу юлы рекорд куелган.  «Барлык катнашучыларга да уңышлар телим! Шушы бер атнадан илһам алыгыз, энергия туплагыз! Без сезгә ышанабыз!» - ди Элина.


Ачылу тантанасында «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур  Сөләйманов та катнашты. «Мин мондый зур чараларда «Сәләт»не икенче гаилә дип атарга яратам. Бүген дә сезнең янга, якыннарым янына килгәндәй, ашкынып килдем. Әйдаман «Сәләт» принципларын белергә, хөрмәт итәргә, сакларга тиеш.  Бу – беренчедән. Икенчедән, һәр «Сәләт»легә хас булганча, татар телен дә камил белсен. Өченчедән, төркемендәге, аланындагы һәр бала өчен зур җаваплылык хисе тоюы мөһим. Боларны һәрчак исегездә тотуыгызны һәм смена дәвамында бу турыда фикер алышуыгызны сорар идем.

Һәммәгезгә дә уңышлар телим! Без бергә, без көчле! «Әйдаманнар мәктәбе»н рәсми рәвештә ачык дип белдерәм!» - дип игълан итте Тимур.


Мәктәпнең беренче киче «Сәләтле сәяхәт» исемле зур, күңелле, иҗади концерт белән тәмамланды. Биредә һәр төркем үз чыгышларын тәкъдим итте. Әлбәттә инде, һәр чыгыш үзенчәлекле, кабатланмас булуы белән аерылып торды.


29 гыйнварда Мәктәпнең уку-укыту программасы башланып китәчәк. Яшь әйдаманнарны остаханәләр, дәресләр һәм кызыклы очрашулар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International