Кичә Казанның "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә янгын куркынычсызлыгы буенча тематик дәресләр узды.
Социаль педагоглар балаларга аңлаешлы итеп кагыйдәләр аңлатты. Алар ут белән уйнамаска, электр җайланмаларын ничек кулланырга, шулай ук янгынны булдырмый калу, булган очракта, үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында искәрттеләр.
Мондый дәресләр табышмаклар, сораулар, шигырь һәм мультфильмнар белән үрелеп барды.
Министрлыкның матбугат хезмәте