Яңа Савин районында вакансияләр ярминкәсе узачак

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

3 февральдә Казанның Яңа Савин халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Ярминкә барышында түбәндәге предприятие һәм оешма вәкилләре катнашыр дип көтелә: ҖЧҖ "Даруханә Поволжье", ҖЧҖ "СК Ренессанс, ҖЧҖ Тормыш", "ЖКХ Инвест плюс" һәм ИП Махмудов.

Эш эзләүчеләргә 20-дән артык вакансия тәкъдим ителәчәк.  Алар арасында:  консультант, менеджер, администратор-җыештыручы, фармацевт, балта остасы һ.б.

Чара  Казан шәһәре, Ибраһимов ур. 41 йорт адрес буенча уздырыла һәм 10.00 сәгатьтә башлана.

 


Министрлыкның матбугат хезмәте


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International