Россия күләмендә үткәрелә торган “Россия чаңгы юллары-2016” спорт ярышы 14 февральдә Казанда да үткәрелә. Традицион массакүләм ярышларда илнең 72 төбәгендә яшәүчеләр катнаша.
Казанда төп старт урыны итеп Залесный бистәсендәге “Солнечный” балалар сәламәтләндерү лагеры яны каралган. Совет районында яшәүчеләр өчен өстәмә старт мәйданчыгы буларак Каенлык һәм Идел буе районында яшәүчеләр өчен Бертуган Касыймовлар урамы буенча чаңгы трассасы билгеләнгән. Катнашучыларны сәгать 8.00дән алып сәгать 11.00гә кадәр теркәячәкләр. Ярышлар сәгать төгәл 12.00дә башлана.
1998 елда һәм аннан соңрак туган егетләр, кызлар 5 км арага, 1997 елда һәм аңа кадәр туган яшьләр 10 км арага узышачак.
1982 елдан бирле үткәрелеп килгән “Россия чаңгы юллары” спрот акциясе кышкы чордагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе санала. Чарада катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Былтыр, мәсәлән, Бөтенроссия массакүләм ярышта 20 меңнән артык казанлы катнашкан. Ярышта катнашучыларның арада иң яшенә - 3,5 яшь булса, иң олысына - 87 яшь.