Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учдеждениесендә агрономнар бергәлеге ветеран-агроном Әнәс Бәшировны 75 яшьлек юбилее уңаеннан котладылар.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, юбилярны котлап, аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Агроном Әнәс Бәширов эшләү дәверендә үзен авыл хуҗалыгы тармагында оста белгеч, чын профессионал буларак танытты, ул, туган җиренә турылыклы хезмәт итеп, үз гомерен агросәнәгать комплексын үстерүгә багышлады.
Авыл хуҗалыгы ветераны бүген дә хезмәт эшчәнлеген «Кулон Агро» ҖЧҖендә дәвам итә. Ул әле дә авыл хуҗалыгы җирләренең уңдырышлылыгын арттыру, эшче көчләрдән, техникадан нәтиҗәле файдалану, органик һәм минераль ашламаларны, пестицидларны, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү регуляторларын дөрес куллану чараларын уңышлы оештыра. Шулай ук ул авыл хуҗалыгы культураларын үстерү һәм җыю, эре мөгезле терлекләр өчен азык әзерләү һәм саклау буенча интенсив технологияләрне гамәлгә кертә һәм бу өлкәдә үз тәҗрибәсен уртаклаша.