Казанда “Белем бирү. Карьера” 16 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе була

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

10-12 февраль көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә “Белем бирү. Карьера” 16нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе уздырылачак. Күргәзмә эшендә Россия һәм чит ил шәһәрләренең 70тән артык белем бирү учреждениесе катнашырга җыена.

Күргәзмәне оештыручылар хәбәр иткәнчә, бирегә 30 меңләп кеше килер дип көтелә: мәктәп укучылары, студентлар, колледжларның чыгарылыш курс студентлары, әти-әниләр һәм укытучылар һ.б.


"Татар-информ" МА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International