«Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан дәүләт (муниципаль) хезмәт күрсәтү турында федераль статистик күзәтүне оештыру өчен статистика инструментариен раслау хакында» Росстатның 2015 елның 6 маендагы 217нче боерыгына үзгәрешләр кертелде.
Аерым алганда, үзгәрешләр «Дәүләт хезмәте күрсәтү турында мәгълүмат» дип аталган 1-ГУ статистик хисап формасын тапшыруга, һәм шулай ук күзәтү статистика формасын тутыруга карата өстәмә аңлатмаларга карый.
Исегезгә төшерик, әлеге статистик хисап квартал саен башкарыла һәм, 2015 елның III кварталыннан башлап, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан формалаштырыла. Билгеләнгән үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.