Татарстанда 4 мең кешенең башка дәүләттә яшәү хокукы бар

2016 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

Татарстанда 4 меңнән артык кеше узган 2015 елда республиканың миграция хезмәтенә, Россиядән тыш, тагын башка илнең дә гражданы булуы яки башка дәүләттә даими яшәү хокукы документы барлыгы турында белдерү биргән.

 

Россия законнары буенча, Россия гражданлыгыннан тыш, башка дәүләтнең дә гражданлыгы яки башка дәүләт территориясендә даими яшәү хокукы бирүен раслаучы документы булган гражданнар бу хакта миграция хезмәтенә мәгълүмат бирергә тиеш. 2015 елда Федераль миграция хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә шундый 4333 белдерү кәгазе килгән, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.

Әгәр дә кеше үзе Россиядә булмау сәбәпле бу мәгълүматны вакытында җиткерә алмаса, Россиягә әйләнеп кайту белән 30 көн эчендә хәбәр итәргә тиеш. Югыйсә, 500-1000 сум күләмендә штраф салырга мөмкиннәр. Әгәр дә инде кеше башка дәүләтнең дә гражданы булуын яшерсә, җинаять җаваплылыгы яный – 200 мең сумга яки бер еллык хезмәт хакы кадәр штраф түләргә, яки 400 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкарырга туры киләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International