Иннополис Университетында бөтенроссиякүләм информатика буенча мәктәп укучылары арасында олимпиаданың региональ этабы узы

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Иннополис Университеттында бөтенроссиякүләм информатика буенча мәктәп укучылары арасында олимпиаданың региональ этабы узы. Ярышларда 9-11 сыйныфлардан 107 укучы катнашты.

Бу елны Бөтенроссиякүләм олимпиада катнашучылар ил буенча бер үк төрле биремнәр эшләделәр. Олимпиада 2 турда узы, аларның һәр берсе 5 сәгать дәвам итте. 2 турга иң күбе 800 балл җыеп була иде. Җиңүчеләр булып 400 баллдан күбрәк балл җыючылар танылды.

Иннополис Университетында узган олимпиада нәтиҗәләре буенча 4 катнашучы җиңүче булып танылды, 37 укучы диплом белән бүләкләнде. Иннополис Универитеты базасында әзерлек программасы узучы укучылар Әсхат Сәһәбиев һәм Рамазан Рахматуллин икенче ел рәттән максималь баллар җыеп, региональ этапта абсолют җиңүче булып танылды. Шулай ук 7 сыйныф укучылары Азат Исмәгыйлев һәм Илдар Гайнуллин 9 сыйныфлар дәрәҗәсендә призлы урыннар алдылар.

Нәтиҗәләр буенча РФ мәгариф министрлыгы Татарстан Республикасыннан Бөтенроссия олимпиадасына катнашучыларны билгеләячәк.


Иннополис Университеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International