ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

3 нче февраль 2016 нчы ел  "Гаилә-Дәүләтнең нигезе" - дигән район конкурсында Айбаш мәдәният йортында үткәрелгән зональ турда "Яшь гаилә старт алды" дигән номинациядә катнашып Казаклар авылыннан Мифтахетдиновлар гаиләсе 3 урынны яулады.

3 февраль көнне Айбаш мәдәният йортында "Гаилә - дәүләтнең нигезе" дип исемләнгән район конкурсының зона этабы үткәрелде. Бу конкурста Суыксу урта гомуми белем мәктәбеннән "Иҗади гаилә" номинациясе буенча Гариповлар гаиләсе катнашты. Аларның чыгышы, чын мәгънәсендә матур, тату, иҗади гаилә икәнлекләрен күрсәтте. Гариповлар үзләренең номинациясендә II урынны яуладылар. Бу гаиләгә зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм уңышлар телибез.

3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстанда почта аша җибәрелгән хат күләме арта бара. Соңгы 10 елда җибәрелгән хатлар 2,6 тапкырга арткан.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Сәфәре кысаларында мөфти имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән очрашты һәм район имамнары җыелышында катнашты.

2 февральгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 17 072 кеше бар. Республикадагы эшсезләр саны алдагы атна белән чагыштырганда тагын 518 кешегә арткан. Хәзер

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 4 февральдә, кар, юеш кар, карлы яңгыр явачак. Шул сәбәпле юлларда көчле бозлавык хасил була.

Төбәкләр балаларга өстәмә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы муниципаль оешмаларга гына түгел, шәхсиләренә дә финанс ярдәме күрсәтә алачаклар. Дәүләт Думасына дәүләт һәм шәхси оешмаларда өстәмә белем бирү механизмын камилләштерүгә юнәлдерелгән законопроекты кертелде. Тиешле карар Хөкүмәт сайтында урнаштырылган.

Халыкара базарларда илебез товарларын сату мөмкинлекләрен киңәйтү өчен,  Россия Икътисадый үсеш министрлыгында  электрон сәүдә өлкәсендә эшчәнлек алып баручы Россия эре шәхси компанияләрен төзүгә ярдәм күрсәтү турындагы сорауны эшләп бетерү буенча Ведомствоара эшче төркем төзелде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм "Касперский лабораториясе" АҖ генераль директоры Евгений Касперский белән очрашты. 

2 февраль норматив хокук актлары проектлары порталыгнда “Элемтә турында” федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон проекты урнаштырылды. Закон проектының төп максаты – интернетка керү процессын Россиянең һәр бер яшәүчесе өчен уңайлы итү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International