Татарстанда эшсезләр саны 17 меңнән арткан

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

2 февральгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 17 072 кеше бар. Республикадагы эшсезләр саны алдагы атна белән чагыштырганда тагын 518 кешегә арткан. Хәзер


Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,83 % тәшкил итә.

Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләренә 23 675 вакансия тәкъдим ителгән. Узган атнада оешмалар 2253 эш урыны ачык дип белдергән.

27 гыйнвардан 2 февраль көннәрендә 1142 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 570е хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 56 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International