Юеш кар ява – юлларда көчле бозлавык

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 4 февральдә, кар, юеш кар, карлы яңгыр явачак. Шул сәбәпле юлларда көчле бозлавык хасил була.

 

Республикада уртача һава температурасы төнлә – 0-4 градус салкын булса, көндез 0-2 градуска кадәр җылыта. Казанда төнге сәгатьләрдә 0-2 градус салкын, көндез 2 градус чамасы җылы булыр дип фаразланыла.
 

5 февральгә каршы төндә күпчелек районнарда юеш кар ява. Кайбер районнарда буран чыгу ихтималы да бар. Һава температурасы 2-7 градус салкын булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International