"Гаилә - дәүләтнең нигезе" конкурсы

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе
3 февраль көнне Айбаш мәдәният йортында "Гаилә - дәүләтнең нигезе" дип исемләнгән район конкурсының зона этабы үткәрелде. Бу конкурста Суыксу урта гомуми белем мәктәбеннән "Иҗади гаилә" номинациясе буенча Гариповлар гаиләсе катнашты. Аларның чыгышы, чын мәгънәсендә матур, тату, иҗади гаилә икәнлекләрен күрсәтте. Гариповлар үзләренең номинациясендә II урынны яуладылар. Бу гаиләгә зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International