Татарстан мөфтие: "Яшьләр хәнәфи мәзхәбе өйрәтүләрен белеп бетерми"

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Сәфәре кысаларында мөфти имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән очрашты һәм район имамнары җыелышында катнашты.

 

Нәзарәт вәкилләре авыл имамнары белән  җирлектә алып барылган дини эшләрне, киләчәккә ниятләрне барлады. Мөфти Камил хәзрәт имамнарга мөрәҗәгать итеп, агымдагы елның "Хәнәфи мәзхәбе елы” буларак үткәрелүенә басым ясады.

 

– Яшьләр, кызганыч, хәнәфи мәзхәбе өйрәтүләрен белеп бетермиләр. Гарчә нәкъ шушы юлны безнең бабаларыбыз сайлаган. Безгә шушы юлны дәвам итү, үстерү, ныгыту мөһим. Югыйсә гыйлемсезлек һәм дини өйрәтүләрне аңлап җиткермәү төрле бәхәсләр тудырырга мөмкин. Ел дәвамында хәнәфи мәзхәбе өйрәтүләре турында төрле чаралар үткәрү, китаплар чыгару каралган, – дип сөйли Камил Сәмигуллин.

Сүз уңаеннан, Әлмәт мөхтәсибәте бүгенге көндә 37 мәчетне һәм Р. Фәхретдинов исемендәге мәдрәсәне берләштереп тора: 11 мәчет район үзәгендә урнашкан, 24 мәчеттә даими рәвештә дини укулар оештырылган, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International