Татарстанда почта аша җибәрелгән хат күләме арта бара. Соңгы 10 елда җибәрелгән хатлар 2,6 тапкырга арткан.
2006 елны мисалга алсак, 11,3 миллион берәмлек хат җибәрелгән булса, 2015 ел нәтиҗәләре буенча әлеге сан 29,5 миллионга җиткән. Ил буенча саннарга күз салсак, 2015 елда 3 миллиард хат җибәрелүен күрәбез. Татарстан халкының язган хаты аның 1 %ын тәшкил итә.
Чагыштыру өчен: 2014 елда Россиядә – 1,7 миллиард, Татарстанда – 29,3 миллион хат җибәрелгән булган.