ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

9 февраль көнне Ямаширмә мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары һәм район советы депутатлары - Мохтаров Фәнил Камил улы һәм Закирова Гөлнара Равил кызы катнашында парламент сәгате узды. 

Дөбъяз мәдәният йортында авыл халкы өчен үзешчәннәр катнашында “  Дөбъязым – туган төбәгем” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Бу кичәдә мәдәният йорты каршында эшләп килүче төрле түгәрәкләргә йөрүчеләр катнашты. Кичә Д. Салиховның “ Кызлар капкыны”  пьесасыннан өзек белән башланып,  концерт номерлары белән аралашып алып барылды. Шулай ук өлкәннәр катнашында “ Әлмәндәр малайлары”  скетчын халык бик яратты. Яшь башкаручылар: Хамраев Әнвәр, Гибадуллин Альфред һәм Халиуллин Ильдар чыгышларын  тамашачылар басып алкышлады һәм кичәдә  катнашучыларга  кайнар рәхмәт сүзләрен җиткерде.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе
Алан-Бәксәр авыл җирлегенә кергән Алат спирт заводы һәм Гәр авылларында көндәлек көнкүреш һәм азык-төлек товарларын сату буенча автолавка ярдәмендә күчмә сәүдә оештырылган.

5нче февраль  көнне Әлдермеш авылы мәдәният йортында  мәктәпләрнең “Гаилә-дәүләт нигезе” дип исемләнгән зона тур бәйгесе узды.Бәйгедә 5 мәктәп көч сынашты. Коркачык авылыннан  Хәйруллиннар гаиләсе катнашып, 2 нче урынга лаек дип табылды.


6
февраль, 2016 ел
шимбә
Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбе укучылары үз куллары белән кошлар өчен 23 җимлек ясадылар һәм аларны мәктәп яны бакчасына, янәшәдәге урман полосасына урнаштырдылар.

4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең2015 елның 13 июленнән № 257-ФЗ “Массакүләм мәгълүмат чаралары турында” законы һәм “Элемтә турында” РФ Федераль законы кысаларында “таттелеком” цифралы һәм аналог кабель телевиденияләрен телеканаллар тәртибен үзгрәтте.

 ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Татарстанда дәүләт, муниципаль һәм коммерция секторы эшчәнлеген автоматлаштыру өчен бик күп төрле мәгълүмати системалар файдаланыла. Мисал өчен, ведомствоара документлар әйләнеше системасында 25 миллионнан артык документ бар. ЗАГС системасында исә 12,5 миллион документ теркәлгән. Электрон системаның һәркайсы электрон документларны эшкәртә, кайберләрен вакытлыча, кайсыларын исә даими саклауга калдыра. Әмма бу документларны архивка тапшыру зарур. Хәзерге вакытта эшкәртелгән документлар кәгазьгә бастырыла, имзалана, аларга мөһер сугыла һәм кәгазь рәвешендә архивка тапшырыла.

Татарстан Республикасының дәүләт һәм униципаль хезмәтләр Порталы аша 22 күпфункционал үзәккә язылып була.

Дөбъяз авылы китапханәсенең иң актив укучылары Дөбъяз авылында  урнашкан “ Сахтиян”  чигү фабрикасына экскурсия ясадылар. Экскурсиянең максаты-  балаларның эчке тормышын тулыландыру, татар халкының мәдәнияты белән таныштыру. Балалар чигүчеләрнең эшләре белән кызыксындылар, үзләренең төрле сорауларына җаваплар алдылар.

Дөбъяз авылы китапханәсендә “Нарктотиксыз- тормыш” дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмзәдәге эдәбият һәрвакыт  кулланышта -чөнки  мәктәп укытучылырыда, мәдәният хезмәткәрләредә  үзләренең эшләрендә  төрле  чаралар оештырганда  кулланалар


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International