ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Казаклар төп гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресе булып узды. Анда Казаклар авыл җирлеге депутаты Шәмсиев Гыйльметдин Нәҗми улы катнашты. Тарих укытучысы Сабирҗанова Галия Абдулла кызы укучыларга сайлаулар турында мөһим мәгълүмәтләр сөйләде.

11 февраль көнне Суыксу урта гомуми  белем мәктәбендә "Рәхмәт сиңа, Әлифба" дигән кичә булып узды. Кичәгә башлангыч сыйныф укучылары, "Дуслык" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, әти-әниләр һәм укытучылар килде. Укучылар, зур тырышлык куеп яңа җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнгәннәр, әти-әниләренә кулдан бүләкләр әзерләгәннәр. Әти-әниләре дә балаларына зур теләкләрен җиткерделәр, аларны тәмле ризыклары белән сыйладылар.

2016 нчы елның 6 нчы февралендә Юртыш авылында Мәмдәл һәм Өнсә авылы укучылары командасы арасында хоккей ярышы булды. Җиңүне боз хуҗалары - Мәмдәл командасы яулады. Үткән атнада Дөбъяз һәм Әлдермеш укучылары көч сынашырга килгән иде. Хоккейның финал өлеше Юртыш бозында 6 команда катнашында узачагы билгеле булды.

Гаилә бәйрәме


10
февраль, 2016 ел
чәршәмбе
10 февраль көнне Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбендә "Биектау районы. Кичә. Бүген. Иртәгә" китабы белән танышу булып узды.
10 февраль көнне Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбендә "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" дигән темага парламент дәресе булып узды.

9 февраль көнне Суыксу урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үтте. Аның темасы - "Граждан. Җәмгыять. Дәүләт." Дәрестә авыл җирлеге башлыгы, Кече Рәч авылы депутаты Низамиев Рамил Сәлим улы катнашты. Ул укучыларны үзидарә эшчәнлеге белән таныштырды. 

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе
  9 февраль көнне Алан-Бәксәр авыл җирлегендә җирле активның чираттагы киңәшмәсе булып узды.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International