ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2016 ел
җомга
Бүген Ташсу башлангыч мәктәбендә 1 сыйныф укучысы Гиниятуллина Илнараның "Әлифба" китабы белән саубуллашу кичәсе булды. Бәйрәмгә әниләр һәм дәү әниләр килгән иде. Һәрбер кеше Илнараны зур Җиңүе белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Кичә 4 өлештән төзелгән иде. Монтаж, концерт, уеннар һәм чәй табыны. Бәйрәм бик күңелле узды.

Владимир Анатольевич  Беляков  Шәпше авыл җирлеге башлыгы булып узган елның июнь аенда гына сайланган иде.

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).


11
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Безнең авылда 50 ел һәм аннан да артык бергә гомер итүче күркәм гаиләләр бар. Андый гаиләләр яшьләргә үрнәк булып яшиләр. Аларда үзгә гадәтләр:  татулык, тырышлык, рухи сәламәтлек, олыларга хөрмәт, балаларга дөрес тәрбия, матур йолалар. Барытик көчле рухлылар, түземнәр,  интеллектуаль дәрәҗәләре югары булган парлар гына ярты гасыр бергә яшәү бәхетенә ия була.

Биектау районы прокуратурасы җир мәйданына дәүләт теркәвен суд тәртибендә законсыз дип тануны таләп итә.  

Спорт министрлары һәм физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы җитәкче хезмәткәрләрнең VI халыкара конференциясе (МИНЕПС VI) 2017 елда Казанда узачак. Бу хакта бүген ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокованың Россия Спорт министрлыгына юллаган хатыннан билгеле булды. Әлеге карар ЮНЕСКО вәкилләре декабрь аенда Казанны конференция уздыру мөмкин булган урын буларак караганнан соң кабул ителде.

Президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында дәүләт контроле реформасын үткәрүнең кирәклегенә күрсәтте һәм Башкарма хакимиятнең федераль органнары контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү функцияләрен камилләштерү буенча дәүләт подкомиссиясенә дәүләт органнарының артык һәм бер-берсен кабатлаучы функцияләрен юкка чыгару буенча тәкъдимнәр әзерләүне тапшырды.

Республика яшьләре арасында әлеге Форум ел саен үткәрелә, анда теләсә кем һәм аның командасы катнашып, үз проектын яклый һәм аны гамәлгә ашыру өчен тарафдарлар таба ала. Аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган идеяләр, проектлар һәм яшьләр программалары Татарстан Республикасы Хөкүмәте, коммерциячел партнерлар, инвесторлар һәм форумны оештыручылар тарафыннан алга таба ярдәм күрсәтү өчен сайлап алына.

16 февраль көнне ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов гражданнарны кабул итә.

Алан-Бәксәр авылында яшәүче Хидиятуллиннарның күп балалы интернациональ гаиләсе "Гаилә - дәүләт нигезе" бәйгесенең Усадта үткән зона этабында икенче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International