ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2016 ел
якшәмбе

11-13 февраль көннәрендә Зәйдә "Ватаным Татарстан" газетасының Муса Җәлил истәлегенә көрәш ярышлары гөрләп узды. Ярышлардан ашыгыч хәбәрләрне Intertat.ru укучыларына җиткереп бардык, ә финал ярышларын, гомумән, он-лайн рәвештә яктырттык.

«ТАТМЕДИА» АҖ 15 февраль көнне сәгать 14.30 да Бауман урамы, 19 йортта урнашкан Тукай клубында Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена багышланган әдәби кичә үткәрәчәк.

Урамда карлы , салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен. Кыска көннәрдә азык табып, тамакларын туйдырырга да өлгермиләр, инде кич килеп җитә. Шулай итеп, бик суык көннәрдә күп кенә кошлар катып үләләр.


13
февраль, 2016 ел
шимбә

«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).


12
февраль, 2016 ел
җомга

Төп эшебез - тырышып белем алу  булса да, сәламәт тормыш рәвешен алып бару, спорт белән шөгыльләнүне дә һич онытырга ярамый.

Гыйнвар ахырында Биектауның 1 нче  мәктәбендә Татарстан Республикасында мәктәп директорларының квалификациясен күтәрү  һәм лидерлык потенциалын арттыру  турындагы Республика Программасы кысаларында уку-укыту һәм тәҗрибә алмашу буенча семинар узды.

 "Район үсешенә инвестицияләр  кертү үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Бу атнада Биектау муниципаль районы Советының алтынчы сессиясе булды.

Биектау тимер юл станциясендә районда беренче 9 катлы яңа йортны  ачу тантанасы  узды. Йортны  2013 елның маенда төзи башлады һәм кыска гына вакыт эчендә файдалануга тапшырды. Ул  1, 2, 3  бүлмәле 285 фатирдан тора. Әлеге йортта яшәүчеләр фатирларны Бөек Ватан сугышында  катнашучыларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү, гражданнарны аварияле торактан күчерү һәм социаль ипотека программасы буенча алды.

15 февральдә Шәпше мәдәният йортында "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" исемле республика бәйгесенең зона турына  йомгак ясала. Анда республиканың Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Лаеш, Саба, Питрәч, Теләче районнары катнаша.
Бәйге 10 номинациядә уза: "Хатын-кыз - ана", "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", Хатын-кыз - галимә", "Язмышым - һөнәрем", Хатын-кыз -  җитәкче", "Хатын-кыз - эшмәкәр", "Хатын-кыз - ел үрнәге", "Өлкән яшьтәге герой".

Игелекле шәхес


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International