Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена

2016 елның 14 феврале, якшәмбе

«ТАТМЕДИА» АҖ 15 февраль көнне сәгать 14.30 да Бауман урамы, 19 йортта урнашкан Тукай клубында Муса Җәлилнең 110 еллык юбилеена багышланган әдәби кичә үткәрәчәк.

 

Чарада газета-журналларның баш мөхәррирләре, шагыйрьләр, язучылар, журналистлар, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай исемендәге премия лауреатлары, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентлары, татар журналистикасы кафедрасы студентлары, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова катнашачак.

Без Сезне һәм журналистларны әлеге чарада көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International