Игелекле шәхес

2016 елның 12 феврале, җомга

Мин, Низамиева Әлфинур Нуртдин кызы, Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Сезгә бер игелекле шәхес турында язасым килеп, кулыма каләм алдым. Минем язмамның герое – Гибадуллин Ренат Вилдан улы. Ул 1960 нчы елның 12 нче гыйнварында Биектау районы Зур Көек авылында Вилдан абый белән Һәдия апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга аваз сала. Уку яшенә җиткәч, туган авылы мәктәбендә белем ала башлый. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, күрше Айбаш авылындагы урта мәктәптә урта белемгә ия була. Олы тормыш юлында эш карьерасының бөтен этапларын үтә: гади эшче, мастер, өлкән мастер, цех начальнигы урынбасары һәм зур берләшмәнең генераль директоры дәрәҗәсенә үсеп җиткән кеше – хәзерге вакытта югары белемле эшмәкәр-җитәкче Ренат әфәнде. 20 елдан бирле туган мәктәбенә материаль яктан булышып, мәктәптә үткәрелгән чараларда иганәче булып килә, мәктәп ремонтына саллы өлешен кертә ул. 90 нчы еллар башында яңадан тормышыбызга кайткан иганәчелек Ренат Вилдановичның яшәү рәвешенә әйләнә. 1993 нче елдан ул алдагы язмышын капиталь төзелеш белән бәйли, изге эшләргә, хәйриячелеккә мөмкинлекләр арта. Бер-бер артлы президент программалары барлыкка килә: “Бәләкәч”, “Уңайлы мохит” (“Доступная среда”), “Авыл клублары”, “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” һ.б. Бу илкүләм проектларны тормышка ашыруда Ренат Вилданович туплаган бердәм, ышанычлы коллектив катнаша һәм сынатмый. Җитәкче буларак, ул үз оешмасында ныклы дисциплина булдыра, хезмәтне саклау нормалары һәм кагыйдәләрен, янгын куркынычсызлыгы, табигатьне саклау, санитар һәм техник күзәтчелек органнары куйган таләпләрнең үтәлешен даими тикшереп тора. Куелган максатка ирешергә яраткан җитәкче тиз арада берләшмәдә һәм бизнес буенча коллегалары арасында авторитет яулый. Эшен җиренә җиткереп башкарырга яраткан җитәкче Ренат Вилданович хәйриячелеккә игътибарын арттыра. Ул кушканны гына көтеп тормый, изге күңелле кеше үзе башлап йөри. Җиңүнең 65 еллыгына туган авылы Зур Көектә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә яңа һәйкәл эшләтә, истәлекле урынны әйләндереп ала. Игелекле авылдаш зират коймасын да яңарта. Туган авылының төзеклеге турында кайгырткан Ренат әфәнденең игътибарын республиканың, бигрәк тә Казан арты төбәгенең истәлекле урыннары җәлеп итә. Соңгы елларда аның оешмасы тарафыннан бик күп хәйриячелек һәм социаль проектлар тормышка аша, берничәсе “Таттелеком” берләшмәсе (җитәкчесе – Шәфигуллин Лотфулла Нурислам улы) белән берлектә башкарыла. Менә аларның кайберләре: 1) Биектау районында Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигать музей-тыюлыгын торгызу (музейның административ бинасына ремонт, тарихи корылмалар төзү, территорияне төзекләндерү һ.б.); 2) Арча районы Хәтнә авылындагы “Изге чишмә” комплексын яңарту, мөселманнарга дога кылу урынын төзү, Перцовларның музей-утарын төзекләндерү; 3) Арча районы Иске Кишет авылында генерал-лейтенант, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музей-утарын эшләү; 4) Арча районы Симетбаш авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына мемориаль комплекс төзү; 5) Балык Бистәсе районы Гремячка авылында легендар “Варяг” крейсеры матросы С.Г.Александровка мемориаль комплекс төзүдә катнашу; 6) Казан шәһәре Н.Ершов урамында Җиңүнең 70 еллыгына “Сугышчы-элемтәчеләргә” һәйкәлен төзүдә катнашу; 7) Әтнә районы Иске Мәңгәр авылында борынгы мөселман каберлеген торгызу; 8) Арча районы Яңа Кырлай авылында Сәгъди абзый музееның каралты-кураларын төзекләндерү, “Апуш” тарихи коесын заманча итеп төзү, Сәгъди абзыйның каберенә мемориаль комплекс эшләү; 9) Әтнә районы Күәм авылы “Кала тау” мемориаль комплексын һәм андагы Әйшә хан каберлеген төзекләндерү; 10) Биектау районы Айбаш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм сугыштан кайтып вафат булганнар истәлегенә стелла төзүдә турыдан-туры катнашу һ.б. Ренат Вилданович, әйткәнемчә, “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясеннән дә читтә калмый. Киң күңелле эшмәкәр – Айбаш мәктәбендәге ремонтка да төп иганәче. Туган республикасы өчен куйган хезмәтләрен җитәкчеләребез һәрдаим күреп тора һәм бәяли. Мәсәлән, кешелеклелеге, миһербанлылыгы, ярдәмчеллеге түбәндәге бүләкләр белән билгеләнә: 1) Казан шәһәре 4 нче интернат-мәктәбенең Рәхмәте; 2) “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Рәхмәт хаты, 2008; 3) ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрлыгының Мактау грамотасы, 2009; 4) “Таттелеком” берләшмәсенең Рәхмәт хатлары, 2007, 2014, 2015; 5) Биектау муниципаль район Советы Рәхмәт хаты, 2015 6) ТР Президенты Рәхмәте, 2015; 7) 2016 нчы елның 1 нче февралендә бирелгән ТР Төзелеш Министрлыгының Мактау грамотасы. Зур Көек авылы халкыбызга менә шундый зур шәхесләрне бирә. Алар арасында ТР ның Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе рәссам Илдар Зарипов, туган ягына дан җырлаучы рәссам-укытучы Наилә Галәвиева да бар. Бөек композиторыбыз Р.Яхинның да әнисе – Зур Көекнеке. Туган җанлы Ренат әфәнде ике абыйсы һәм апасына да игелекле. Хатыны Вәсилә дә ире кебек ярдәмчел, ул аның хәйрия эшләрен һәрвакыт хуплап тора. Алар ире белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Аз сүзле эш кешесе үзе турында, куйган хезмәтләре хакында күп сөйләшергә яратмый. Ул мохтаҗларга ярдәм итә, белем биргән укытучыларына, мәктәбенә, туган ягына һәрвакыт акчасын да, вакытын да кызганмый. Гомер юлың ничек үтте? Кылдыңмы син игелек? (Ф.Абдуллина) – дип сораганда, Ренат әфәнденең горурланып җавап бирерлеге бар. Хөрмәтле Ренат әфәнде! Алдагы тормышыгызда да саулык-сәламәтлек, гаиләгездә тынычлык, иминлек, мәхәббәт, зур бәхетләр юлдаш булсын. Киләчәктә дә шулай кешеләрне сөендереп, аларның шат йөзләрен күреп яшәргә язсын. Изгелекләрегез җирдә ятмас. “Бер рәхмәт мең бәладән коткара”, – дип, татар халкы белми әйтмәгән. Һәрвакыт киң күңелле, олы йөрәкле булып калыгыз, якыннарыгызның ягымлы, ихтирамлы карашын, тирә-юньдәгеләрнең игътибарын тоеп, муллыкта, байлыкта яшәгез. Рәхмәт Сезгә! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International