«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).
Коркачык авылы "Шомырткай" бакчасына йөрүче балалар һәм китапханәче Гөлшат апайлары кунакка килде. 1нче һәм 4нче сыйныф укучылары алар өчен бәйрәм оештырды. Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кечкенә балалар алардан үрнәк алып утырдылар, чөнки быел сентябрьдә аларның да 1нче сыйныфка укырга киләселәре бар. Бәйрәм барысына да ошады.
Коркачык башлангыч мәктәбендә “ Рәхмәт сиңа , Әлифба” дип исемләнгән кичә узды. Бәйрәмдә 1 сыйныф укучылары шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, русча да татарча да укып күрсәттеләр.Әти- әниләр балаларга бүләкләр өләштеләр. Бәйрәм күңелле булды.
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25).
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: Хатын-кыз фикере" дип аталган конкурсның зона этабына безнең район 11 катнашучыны тәкъдим итте. Марина Ионова – "Хатын-кыз-ана" номинациясендә, Илшат Җиһаншин – "Ир-ат-лидер" һәм Шамилә Фәттахова "Хатын-кыз-лидер" номинациясендә җиңү яуладылар.
2016 елның 14 февралендә Дөбъяз авылы Советы депутаты Ә.С. Низамовның Кече Солабаш авылы сайлаучылары белән очрашуы узды. Очрашуда яңа эш урыннары булдыру, авылларны төзекләндерү, үзара салым акчасын җыю һәм аны куллану турында сөйләшенде. Халыкның барлык сорауларына да депутатат Ә. Низамов җавап бирде.
Быелгы “Россия Чаңгы юллары”нда 170 мең татарстанлы катнашачак.