Чаңгы ярышларында 170 мең кеше катнаша

2016 елның 14 феврале, якшәмбе

Быелгы “Россия Чаңгы юллары”нда 170 мең татарстанлы катнашачак.

Быел әлеге спорт чарасы Гашыйклар көненә туры килә. Шул сәбәпле, чаңгы шууга гашыйк булган һәр кешене Казанның өч мәйданчыгында көтәләр. Төрле завод-предприятиеләрдә эшләүче 10 мең кеше дә “Чаңгы юллары”нда катнашачак.

Әлеге чарасы 34 ел двәамында уздырыла. Быел казанлылар берьюлы өч мәйданчыктан җилдерә алачак. Төп мәйданчык – “Солнечный” лагере янындагысы (Залесный бистәсе). Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта да чаңгы ярышлары узачак. Ә Казанның Идел буе районында исә старт Бертуган Касыймовлар урамында башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International