Якшәмбе, 14 февраль көнне Биектау район үзәге стадионында ел да уздырыла торган "Россия чаңгы юлы-2016" дип аталган массакүләм чаңгы ярышы узды. Бу бәйгедә Суыксу авыл җирлеге башлыгы Низамиев Рамил Сәлим улы 1 урынны алды. Шулай ук башлангыч сыйныфлар арасында Махмутов Зөлфәт - 2 урын, Сайфуллин Булат - 2 урын, 5-6 сыйныфлар арасында Низамиев Ришат - 2 урын, 10-11 сыйныф кызлары арасында Шигабиева Зөһрә 2 урынны яуладылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!