Коркачык авылы "Шомырткай" бакчасына йөрүче балалар һәм китапханәче Гөлшат апайлары кунакка килде. 1нче һәм 4нче сыйныф укучылары алар өчен бәйрәм оештырды. Балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Кечкенә балалар алардан үрнәк алып утырдылар, чөнки быел сентябрьдә аларның да 1нче сыйныфка укырга киләселәре бар. Бәйрәм барысына да ошады.