ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

13 нче февральдә Казаклар мәдәният йортында Изге Вәли көнен үткәрделәр. Бик матур, зур концерт куйдылар.

15 февраль көнне шагыйребез Муса Җәлил тууына 110 ел уңаеннан Казаклар авыл китапханәсе “Карлыгач” балалар бакчасы белән берлектә “Муса абый- балаларның якын дусты”   дип исемләнгән шигырь кичәсе үткәрделәр. Балалар бу кичәгә бик теләп катнаштылар. Кичәне тәрбияче Сафина Рәмзия Ринат кызы шагыйребезнең тормыш юлы белән таныштырудан башланып җибәлде. Аннан  сон Муса Җәлилгә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырдылар, шигырьләрен укып анализ ясадылар, ”Кызыл ромашкалар”шигыренә рәсем ясау белән дәвам иттеләр.

Кичәне Муса Җәлилнең “Җырларым” ,”Сәгать”, “Салют сиңа Муса Җәлил” җырларын тыңлап тәмамладылар.                 

Безнең "Кояшкай" ("Солнышко") балалар бакчасында урта төркем балалары белән берлектә "Без – кышлаучы кошларның дуслары" дип исемләнгән проект өстендә эшләдек. Узган елгы нәтиҗәләрдән үк күренгәнчә, бу проект балаларда кышкы табигатьне, анда яшәүче кошларны танып-белүгә өйрәтә. Балаларда бездә кышлаучы кошларга карата кайгыртучанлык хисләре уята.

Кешеләр турында сүзләрдән  бигрәк аларның эшләре, кылган гамәлләре сөйли, ди борынгылар. Язмамның герое да   үз гомерен  яраткан эшенә, халкына багышлаган намуслы шәхес –  Гыйбадуллин Ренат Вилдан улы. Язмыш аны  кендек каны тамган туган җиренә ныклап торып бәйләп куйган. Ул үзебезнең як кешесе –  Биектау районының Зур Көек авылында туып үскән.

Биектау район судына яңа хөкемдар (судья) тәкъдим ителде. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт символлары – әләмнәр алдында яңа хөкемдар Төхвәтуллин Илшат Илгизәр улы үзенең вазифаларын чиста намус һәм  гаделлек белән башкарырмын, бары тик законга гына буйсынып, тугрылык һәм  вөҗдан белән хөкем итәрмен,  дип тантаналы рәвештә ант итте.

Татарстанның  кечкенә шәһәрләре һәм районнары арасында беренчелек һәм кубок чемпионнары билгеле булды. Биектау районының "Эверест" командасы 1 нче урынны алды.

Кичә, 16 февральдә, Татарстанда кеше сәламәтлегенә зыян китергән 10 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Һәлакәт аркасында 11 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 18 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе
Алан-Бәксәр авылы мәдәният йортында төрледән төрле түгәрәкләр эшләп килә.
16 февраль көнне Алан-Бәксәр җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина Алат спиртзаводында яшәүчеләр белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International