Бер тәүлектә – 10 һәлакәт

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Кичә, 16 февральдә, Татарстанда кеше сәламәтлегенә зыян китергән 10 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Һәлакәт аркасында 11 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган.

 

Гомумән алганда, февральнең 16 көнендә Татарстан юлларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән 150 һәлакәт теркәлгән: 9 кеше һәлак булган, 172се төрле тән җәрәхәте алган.


Кичә ЮХИДИ хезмәткәрләре аек булмаган хәлдә руль артына утырган 17 кешене тоткарлаган. Моннан тыш, тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның – 89, балаларны махсус креслога утыртмауның – 60, иминлек каешы эләктермәүнең 422 очрагы ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International