Алан-Бәксәр авылында яшәүче Хидиятуллиннарның күп балалы интернациональ гаиләсе "Гаилә - дәүләт нигезе" бәйгесенең Усадта үткән зона этабында икенче урынга лаек булды.

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе
9 февраль көнне "Гаилә - дәүләт нигезе" бәйгесенең Усадта рус мәктәпләре арасында зона этабы узды. Әлеге чарада Алан-Бәксәр авылында яшәүче Хидиятуллиннарның күп балалы интернациональ гаиләсе икенче урынга лаек булды. Гаилә башлыгы Радик Хидиятуллин урманчы, тормыш иптәше Елена - Алан-Бәксәр гомуми төп белем бирү мәктәбендә укытучы булып эшли, алар гаиләдә өч бала тәрбиялиләр. Бу гаилә авылда да, мәктәптә дә үрнәк гаилә. Бәйгедә алар өчен көч биреп торырга, шулай ук сәхнәдә бергәләп чыгыш ясарга - ике яктан да күп санлы туганнары һәм дуслары җыелды. Хидиятуллиннар бик яхшы чыгыш ясадылар, без алар белән горурланабыз, киләчәктә дә зур уңышлар телибез!



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International