Ир - беләк, хатын - терәк, ир һәм хатын - куш тирәк

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Безнең авылда 50 ел һәм аннан да артык бергә гомер итүче күркәм гаиләләр бар. Андый гаиләләр яшьләргә үрнәк булып яшиләр. Аларда үзгә гадәтләр:  татулык, тырышлык, рухи сәламәтлек, олыларга хөрмәт, балаларга дөрес тәрбия, матур йолалар. Барытик көчле рухлылар, түземнәр,  интеллектуаль дәрәҗәләре югары булган парлар гына ярты гасыр бергә яшәү бәхетенә ия була.

Әле күптән түгел генә Анатолий Петрович һәм Мария Михайловна Мясниковлар алтын туйларын билгеләп үттеләр. Гөлләрдән генә түшәлгән тормыш юлы әкиятләрдә генә була. Анатолий белән Мария дә аларга насыйп булган авырлыклар, кырыслыкларны, язмышның  барлык сынауларын тыныч кына кичеп, үзләренә тиң лаеклы балалар тәрбияләп, бүгенге шөкрана кылып туялмаслык тормышка ирешкәннәр.
Барысы да һич көтмәгәндә, гади генә башланып китә.  Мария Михайловна ( кыз фамилиясе Кузнецова) афәтле сугыш башланган 1941 елда Биектау районы Усад авылында туа.  Алар алты бала була. "Бөек Ватан сугышы тәмамланганда миңа инде 4 яшь тулып киткән була, - дип искә ала Мария Михайловна. - Ачлык-ялангачлык, кышкы көннәрнең  үзәккә үткән салкыннары хәтердә калган. Шуңа да карамастан олыларның күтәренке кәефен, киләчәккә ышанычларын тоемламый мөмкин түгел иде.
Яшәр өчен  өмет биргән көчле рух хөкем сөрә  иде ул елларда.  Халык дус һәм бер-берсенә ярдәмләшеп яшәде. Балалар да күп иде. Без әти-әниләргә булыша идек. Мин дә Шушар мәктәбенең  3 сыйныфын тәмамлаганнан соң "Чернышевский" колхозы фермасына сыер савучы булып урнаштым. Ул вакытта барлык физик эшне  кул белән башкара  идек.  Бала гына бит әле - кичкә арыта, аяк-куллар тотмый башлый иде. Әмма чыныга һәм үсә барган организм күнегә башлады. Яшьлек еллар булгангамы,  авыр булса да барыбер күңелле иде ул чакларда".
Анатолий Петрович 1939 елда Биектау районы Каймар авылында туа. Балалык һәм яшьлек еллары да шул авылда уза. Әнисе аны берүзе генә тәрбияләп үстерә. Әтиләре сугыш башлангач та мобилизацияләнә. 1942 елда геройларча һаләк булды, дигән хәбәре генә килеп ирешә. Анатолий 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң тракторчылар әзерли торган курсларны тәмамлый. Ул елларда егет  кеше өчен әлеге һөнәр иң мактаулылардан санала. Ул "Чернышевкий" колхозына тракторчы булып урнаша. Гомере буе тимер атта эшли ул. Ни дисәң дә, машина-трактор станцияләре карамагында булган тракторчылар ул елларда бөтенләй башка исәптә иде. Алар - абруйлы хезмәт ияләре - колхозларны күтәрүдә иң күп көч һәм тырышлык куйган кешеләр.
Михаил Мясников гел алдынгылар рәтендә була.
Язмышта бер генә вакыйга да очраклы гына килми. Бервакыт Марияне Каймар авылы җәйләвенә сыер саварга җибәрәләр. Ул елларда инде сыерларны электрга көйләнгән аппаратлар белән сава башлыйлар.
Әмма Мария килгән көнне җәйләүдә электр уты булмый. Колхоз җитәкчеләре сыер савучыларга ярдәмгә Анатолийны җибәрәләр.       Яшь, чибәр, таза-нык гәүдәле егетне Мария читтән генә күзәтеп тора. Анатолий да кызга күз салып өлгерә. Аның кайдан килгәнлеген белешә. Кичен үзенең дус егетләре белән Мария яши торган Шушар авылына  юл тота.
Алар шулай танышып китәләр. Озын-озак уйлап тормыйча өйләнешергә уйлыйлар. Юбилярлар искә алуынча, туй бик күңелле уза.
Авыл клубында әзерләнгән туй өстәле  колхозның барлык кешеләрен сыйдыра.
Бер-бер артлы ике  уллары (Сергей, Александр) , бер кызлары  (Татьяна) дөньяга килә. "Чернышевский" совхозы аларга фатир да бүлеп бирә.
Алар пенсия яшенә җиткәнче көне-төне хезмәт итәләр.
Алдынгылар рәтендә булалар. Анатолий Петрович Хезмәт Кызыл байрагы һәм Дуслык орденнары белән бүләкләнә. Техника арасында үскән балаларга да трактор "җене" кагыла.
Балалары да әтиләре һөнәрен сайлыйлар. Сергей да, Александр да Киндеридә механизатор булып эшлиләр.
Туган җирдә, әти-әниләреңнең кайнар тире тамган изге туфракта, үзең яраткан эштә эшләп гомер итүдән дә зуррак бәхет бармы икән дөньяда? Анатолий Петрович һәм Мария Михайловна бүген балаларының, оныкларының бәхетенә шатланып туя алмыйлар.  
Өлкәннәр икесе дә күтәренке рухта, сәламәт яшәү рәвешен алга куеп, тынычлыкта, татулыкта, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшиләр. Авылның яше-карты аларга сокланып туя алмый.

Наталия Петросян

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International