"Кояшлы" мәйданы арткан. Законсыз рәвештә...

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Биектау районы прокуратурасы җир мәйданына дәүләт теркәвен суд тәртибендә законсыз дип тануны таләп итә.  

Район прокуратурасы "Кояшлы" ("Солнечный")  бакчачылык ширкатендә җир мәйданына милеккә хокук турында дәүләт теркәвен узганда җир турындагы закон таләпләренең үтәлүен тикшерде.
Тикшерү вакытында ачыкланганча,  2013 елның сентябрь аенда "Кояшлы" бакчачылык ширкате идарәсе рәисе Василий Николаев Росреестрның  Биектау районы бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать итә. Гаризада ул Биектау районы Красносельский авыл җирлегенә караган  9772 кв.м.  җир мәйданын бакчачылык ширкатенә күчерү өчен дәүләт теркәвен уздыруны үтенә. Гаризага ул шулай ук  2013 елның 26 маенда бакчачылык ширкатенең гомуми җыелышында  үзенең  рәис булып сайланганын раслаучы протоколны да беркетә.  Әлеге документлар нигезендә Росреестр Идарәсенең Биектау районы бүлеге югарыда күрсәтелгән җир мәйданына дәүләт теркәве уздыра.
2012 елның 19 ноябрендә Биектау район суды Василий Николаевка  штраф салып, аңа карата 3 ел дәвамында коммерциягә катнашы булмаган оешмалар белән җитәкчелек итәргә тиеш түгел, дигән хөкем карары чыгарган була.   Шулай итеп, Василий Николаев 2013 елның сентябрендә "Кояшлы" бакчачылык ширкате идарәсе рәислегенә бернинди  хокукы булмаган килеш  Росреестрның Биектау районы бүлегенә законсыз рәвештә мөрәҗәгать итә.   
Үткәрелгән тикшерүләрдән соң Биектау районы прокуратурасы Биектау районы судына 9772 кв.м.  җир мәйданына дәүләт теркәвен законсыз дип игълан итү,  Бердәм дәүләт реестрына кертелгән  күчемсез милеккә хокук турындагы язуны юкка чыгару, күрсәтелгән милек белән  алыш-биреш итүне тыю,  2013 елның 26 маенда бакчачылык ширкатенең гомуми җыелышында  Василий Николаевның  рәис булып сайланганын раслаучы протоколны законсыз дип тану турында  дәгъва гаризасы белән  мөрәҗәгать итте.
Прокурор илтифаты турындагы акт күзәтү астына алынды.
Минакдас Шәрәпов
район прокуроры, юстициянең өлкән киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International