10 февраль көнне Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбендә "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" дигән темага парламент дәресе булып узды.

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе
10 февраль көнне Алан-Бәксәр гомуми белем бирү мәктәбендә "Гражданин. Җәмгыять. Дәүләт" дигән темага парламент дәресе булып узды. Укучылар алдында Биектау муниципаль районы депутаты Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина чыгыш ясады, ул дәүләт власте төзелеше принциплары, сайлаулар үткәрү  һәм кануннар кабул итү турында сөйләде. Дәрес барышында махсус слайдлар кулланылды, шулай ук "Законнар кайда туа?" дигән фильм күрсәтелде. Укучылар дәрес барышында үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International