Суыксу мәктәбендә "Рәхмәт сиңа, Әлифба" бәйрәме

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

11 февраль көнне Суыксу урта гомуми  белем мәктәбендә "Рәхмәт сиңа, Әлифба" дигән кичә булып узды. Кичәгә башлангыч сыйныф укучылары, "Дуслык" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, әти-әниләр һәм укытучылар килде. Укучылар, зур тырышлык куеп яңа җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнгәннәр, әти-әниләренә кулдан бүләкләр әзерләгәннәр. Әти-әниләре дә балаларына зур теләкләрен җиткерделәр, аларны тәмле ризыклары белән сыйладылар.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International