" Дөбъязым- туган төбәгем" дигән музыкаль кичә

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Дөбъяз мәдәният йортында авыл халкы өчен үзешчәннәр катнашында “  Дөбъязым – туган төбәгем” дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Бу кичәдә мәдәният йорты каршында эшләп килүче төрле түгәрәкләргә йөрүчеләр катнашты. Кичә Д. Салиховның “ Кызлар капкыны”  пьесасыннан өзек белән башланып,  концерт номерлары белән аралашып алып барылды. Шулай ук өлкәннәр катнашында “ Әлмәндәр малайлары”  скетчын халык бик яратты. Яшь башкаручылар: Хамраев Әнвәр, Гибадуллин Альфред һәм Халиуллин Ильдар чыгышларын  тамашачылар басып алкышлады һәм кичәдә катнашучыларга кайнар рәхмәт сүзләрен җиткерде..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International