ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2013 ел
шимбә
«Мир» кинотеатрында хәйрия акциясе уңаеннан «Татармультфильм» берләшмәсенең Абдулла Алиш әсәрләре нигезендә төшерелгән мультфильмнары күрсәтелде. Мәгълүм булганча, быел язучыга 105 яшь тулу уңаеннан бәйрәм чаралары оештырыла.
Инженер, төзүче, табиб, депутат, хәтта Президент та үзенең беренче укытучысын хәтерли. Һәм башкача була да алмый - гыйлем иленә юл ачкан кеше турында якты истәлекләр гомер буе саклана.
4 октябрь көнне гаммәви мәгълүмат чаралары һәм полиграфия ветераннары Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгына экскурсиягә барды. Әлеге чара “ТАТМЕДИА” Ачык Акционерлык Җәмгыяте тарафыннан Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылды.
Г.Камал театрында “Мәхәббәт FM” спектакленең ябык премьерасы булып узды. “Мәхәббәт FM”ның режиссеры һәм драматургы – Илгиз Зәйниев. Төп рольләрдә яшь актерлар Эмиль Талипов һәм Гөлчәчәк Гайфетдинова. Спектакль киң тамашачыга 5, 6, 11 һәм 25 октябрьләрдә тәкъдим ителә.

4
октябрь, 2013 ел
җомга
Әтисе яки әнисе үз балаларын тәрбияләргә теләмәсә, аларны алимент түләргә мәҗбүр итәләр. Татарстан судлары шундый эшләр белән шыплап тулган. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге яки эшләргә сәләтсез ата-аналар да үзләренең буй җиткән кызлары һәм улларыннан ай саен акчалата пособие түләтергә хокуклы.
Республикада инде берничә ел дәвамында «Уңайлы мохит» программасы тормышка ашырыла. 6-17 июль көннәрендә узган Универсиада да инвалидларның «урамдагы тормышын» җиңеләйтүгә зур йогынты ясады.

3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Район  мәгариф бүлегендә мәгариф тарихы музеен булдыру турында  карар кабул ителде. Хәзерге вакытта экспонатлар туплау,  алган мәгълүматны  системага салу эшләре бара. Музейга экспонатларны  белем бирү учреждениеләре, ветеран укытучылар, район мәктәп-ләрен  тәмамлаучылар китерә.

2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Шушы көннәрдә Мәскәү өлкәсендә тагын бер татар милли-мәдәни үзәге эшли башлады. Долгопрудный шәһәрендә ачылган әлеге оешма төбәктә татар милли традицияләрен саклап калу һәм Тукай телен үстерүгә хезмәт итәчәк.
3 октябрь көнне Казанның элеккеге хоккей үзәге булган Спорт сараенда Төнге хоккей лигасының “Идел буе” конференциясендә өченче сезонын ачу тантанасы узачак. Тантанадан соң шунда ук лиганың идарәчеләре һәм “Казан аҗдаһалары” командалары арасында сезонның беренче уены узачак. Уен 16.30да башлана.
Дөнья балеты сәнгатенә яңа алымнар керткән, үзенең таланты һәм тырышлыгы белән таң калдырган Рудольф Нуриев турындагы документаль фильм зур экраннарда 17 октябрьдән прокатка чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International