Әтисе яки әнисе үз балаларын тәрбияләргә теләмәсә, аларны алимент түләргә мәҗбүр итәләр. Татарстан судлары шундый эшләр белән шыплап тулган. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге яки эшләргә сәләтсез ата-аналар да үзләренең буй җиткән кызлары һәм улларыннан ай саен акчалата пособие түләтергә хокуклы.
Әмма бу хокуктан бик азлар гына файдалана. Еш кына киресенчә була: мәрхәмәтле ата-аналар юлдан язган балаларына үз пенсияләрен бирә. Республикада алимент түләүче балаларны бармак белән генә санарга мөмкин.
Искәртеп узабыз, Россия Гаилә кодексының 87нче маддәсендә “балалар үзләренең эшкә сәләтсез мохтаҗ ата-аналарын карап-тәрбияләп торырга тиеш” диелгән. Хәтта пенсия яки башка рәсми пособие алучыларны да. Судта ата-аналарга лаеклы яшәр өчен бу гына аз дию дә җитә. Шул ук вакытта балаларның авыр матди хәле уллык яки кызлык бурычыннан котылу өчен сәбәп түгел. Өстәвенә, инде рәсми керемнәре булса яки гаилә корган очракта, 18 яшьләре тулмаган балаларны да алимент түләргә мәҗбүр итәргә мөмкин. Ә балигъ булганнар эшкә сәләтлеме-түгелме, барыбер ата-анасына булышырга тиеш. Чөнки акчаны пенсия яки дәүләт пособиесеннән тотып кала алалар. Ата белән анага матди ярдәм күрсәтүдән алар элегрәк ата-ана хокукыннан мәхрүм ителсә яки үзләре дә балаларны тәрбияләүдән качып йөргән очракта гына баш тарта алалар.
Әйтик, Апас районының Каратун авылында яшәүче 74 яшьлек ханым яшь чакта үзенең өч улын иренә калдырып, рәхәт тормыш эзләп чыгып киткән: эчкән, кәеф-сафа корган. Ә картлык көнендә балаларына уллык бурычлары турында искәртергә карар кылган: пенсиясе аз, имеш. Дөрес, ул вакытта өлкән улы үлгән, икенчесе эшкә сәләтсез дип табылган, шуңа да бары 48 яшьлек туганнарына гына әнисе алдындагы бурычын үтәргә туры килгән. Узган елның ноябрь аенда юлдан язган әнисе судлашып аны ай саен 2305 сум пособие түләргә мәҗбүр иткән.
- Хатын өлкән яшьтә булуына да карамастан, сукбайларча яшәвен дәвам итә, - дип сөйләде безгә суд приставлары Федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең Апас районара бүлеге өлкән суд приставы Альберт Габдрахманов. – Хәер сораша, аны еш кына исерек хәлдә дә күрәләр, вокзалда төн куна. Улы бала чакта әнисе ташлап китсә дә, алимент түләүдән баш тартмый. Дөрес, аның даими эш урыны юк һәм ул аңа ай саен бары 1300 – 1500 сум гына түли. Әнисен үзе янына яшәргә дә чакырган, чөнки хатынның даими тору урыны юк. Тик ул бер-ике кич куна да тагын кача...
Балаларын тәрбиягә алган ата-аналар да алимент алырга хокуклы. Чаллыда яшәүче бер хатын-кыз узган елның февраль аеннан бирле үзен тәрбиягә алган әнисенә 18 мең сум акча түләмәгән. Безгә суд приставлары Федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең Чаллы бүлеге өлкән суд пристав-башкаручысы Лариса Браташова хәбәр иткәнчә, яшь хатын озак вакытка эшкә урнаша алмый икән. Янәсе, ул каядыр эшкә урнашуга, әнисе шалтыратып, үзен ташлаган рәхимсез кызыннан зарлана башлый. Үзенә кырын карауларын күтәрә алмыйча, кызы эштән китәргә мәҗбүр була...
- Мин чынлыкта алар арасында ниләр булганлыгын беләм, - дип шәрехли бу вәзгыятьне Браташова. – Әмма, бурычлы хатын сүзләренчә, тәрбиягә алган әнисе, ул егете янына күченеп китүгә үк, 2 мең сум күләмендә алимент түләвен таләп итеп судка биргән. Белүемчә, тәрбиягә алган әнисе – инвалид, шактый зур пенсия ала. Хәзер бурычлы хатын алиментның күләмен 500 сумга кадәр киметүне сорап судка мөрәҗәгать иткән, карар чыгаруларын көтә...
Автокаланың шул ук бүлегендә 27 яшьлек Мәскәү кешесенә карата да башкару производствосы бар. Аның Чаллыда яшәүче әтисе быелның март аенда судлашып улын ай саен 5 мең сум күләмендә пособие түләргә мәҗбүр иткән. Улы судның мондый карар чыгаруын шунда ук белмәгән. Әтисе аның төгәл адресын белмәү сәбәпле, суд приставларына алимент түләүчене эзләп табарга туры килгән. Ә тапкач, ирнең үзенең дә гаилә башлыгы булуы һәм кечкенә балалар тәрбияләве ачыкланган. Шуңа да 5 мең сумлык пособиене түләү аңа шактый авыр икән. Ул түләүләрне кичектерергә, ә әтисе, ашыгыч рәвештә акча таләп итегез дип, приставларга зарланырга керешкән. Нәтиҗәдә, улы судка мөрәҗәгать итеп, алиментның күләмен 3 меңгә кадәр киметтергән. Әтисе пособиенең кимүенә каршы килмәгән, улы акчаны гына вакытында түләсен генә.
Сүз уңаенда, алимент түләмәгән очракта, җинаять җаваплылыгы каралган. Әйтик, Казанда яшәүче 35 яшьлек ир 2007 елдан бирле әтисенә алимент түләүдән качып йөргән. Суд приставлары бурычлының милке дә, банкта счеты да, рәсми эш урыны булмавын да ачыклаган һәм узган елның маенда аны Россия Җинаять кодексының 157нче маддәсе буенча җаваплылыкка тарткан. Суд ирне хезмәт хакының 15 процентын дәүләт файдасына тотып калып, 6 айга төзәтү эшләренә хөкем иткән. Шуның йогынтысы булган күрәсең, бурычлы ир эшкә урнашып, үзенең әҗәтен аз-азлап түли башлаган.
Елена МЕЛЬНИК