Татар мультфильмнары Франциягә юл алды

2013 елның 5 октябре, шимбә






«Мир» кинотеатрында хәйрия акциясе уңаеннан «Татармультфильм» берләшмәсенең Абдулла Алиш әсәрләре нигезендә төшерелгән мультфильмнары күрсәтелде. Мәгълүм булганча, быел язучыга 105 яшь тулу уңаеннан бәйрәм чаралары оештырыла.



Абдулла Алиш әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасына кертелгән иде. Тамашачы аларны бик яратып кабул итте.


Анимация кичәсендә Фарсель Зыятдинов әсәрләре нигезендә төшерелгән мультфильмнарны тамаша кылдылар. «Татармультфильм» студиясенең директоры Азат Ганиев, баш режиссеры Сергей Киатров һәм мультфильмнарга көй язган Азат Хөсәенов татар анимация фильмнарының тууы һәм үсүе турында бәян итте.


Берләшмәдән хәбәр итүләренә караганда, «Татармультфильм» мультфильмнарын шул рәвешчә өченче тапкыр күрсәтә инде. Кинотеатрга мәктәп укчылары, кинематографистлар, әдәбият һәм сәнгать әһелләре килгән иде.


Чарадан соң татар мультфильмнары Канны шәһәренә, Россия программасы кысаларында MIP Junior халыкара чарасында катнашу өчен юл алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International