Республикада инде берничә ел дәвамында «Уңайлы мохит» программасы тормышка ашырыла. 6-17 июль көннәрендә узган Универсиада да инвалидларның «урамдагы тормышын» җиңеләйтүгә зур йогынты ясады.
Җәйге Универсиада Казанның тышкы кыяфәтен тулысынча үзгәртте. Республика халкы да, чит ил туристлары да шәһәрнең төзек һәм чиста булуын ассызыклый. Төзекләндерү эшләренең асылында исә, беренче чиратта, урамнарны халык өчен уңайлы шартлар белән тәэмин итү мәсьәләсе ятарга тиеш. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бу бигрәк тә мөһим.
Инвалид уңай үзгәрешләргә сөенә
Халыкара җәйге Универсиада уеннарына әзерлек барышында ук төзелеш һәм ремонт эшләре вакытында инвалидлар мәнфәгатен кайгыртып эш итү кирәклеге кабат-кабат ассызыкланды. Җәй башында Казанга кылган эшлекле сәфәре вакытында Россия Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов та шәһәр урамнарында мөмкинлекләре чикле кешеләргә уңайлы шартлар тудыру мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирү кирәклеге турында белдергән иде.
Инвалидлар арасында Универсиада «алып килгән» уңай үзгәрешләрне тоючылар, чыннан да, бар. Мәсәлән, Ренат Сәлимов (ред. - исеме үзгәртелде). «Өйдә утырырга яратмасам да, соңгы елымның күп вакытын фатирда үткәрергә туры килде, чөнки инвалид коляскасында безнең йорт янындагы урамнарда йөрерлек түгел иде. Өебез янында гына Универсиада объекты урнашкан. Шуңа күрә җәйге халыкара уеннар алдыннан юлларга яхшылап ремонт ясалды. Бердәнбер көнне урамга чыктым да - шаккаттым. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тиешле шартларның барысын да тудырганнар, җәяүле юллар буйлап рәхәтләнеп җилдерәм хәзер», - дип «Intertat.ru» газетасы белән уртаклашты 2012 елда юл-транспорт һәлакәтенә эләгү аркасында бүген инвалид коляскасында йөрергә мәҗбүр 25 яшьлек егет.
Уңайлы мохит «Халык контроле» аша да тудырыла
Чыннан да, шәһәрнең яңа төзекләндерелгән урыннарында инвалидлар һәм коляскалы яшь әниләр өчен махсус пандуслар, юл аша чыкканда тротуарлардан төшү урыннары булдыру белән бәйле проблема хәл ителде кебек. Мәсәлән, Иске татар бистәсендә коляска белән рәхәтләнеп йөрергә була. Казан үзәгендә дә бу мәсьәлә, кайбер урыннардагы уңайсыз пандусларга күз йомганда, тулысынча чишелгән диярлек. Аның каравы, шәһәрнең башка төзекләндерү эләкмәгән урыннары мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен һаман да «кара урман» булып кала бирә.
Мәсәлән, сентябрь аенда гына да «Халык контроле»нә бу проблемадан зарланып, 30га якын мөрәҗәгать килгән. Гомуми саннарга тукталсак, әлеге хезмәтнең «уңайлы мохит» бүлеге барлыгы 270 казанлының шикаятен кабул иткән. Аларны 6 меңгә якын кеше хуплаган. Мөрәҗәгатьләрнең 74е уңай якка хәл ителгән инде. 94 шикаятьне җитәкчеләр урынсыз дип тапкан.
Инвалидларга электрон карта ярдәмгә килә
Татарстан республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, соңгы вакытта «Уңайлы мохит» программасын тормышка ашыруга аеруча зур игътибар бирелә башлаган. Социаль һәм мәдәни учреждениеләрдә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тиешле шартлар тудыру исә иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе буларак карала. Интернет челтәрендә инвалидлар өчен махсус электрон интерактив карта да булдырылган. Аның ярдәмендә мөмкинлекләре чикле кеше теләсә-кайсы оешманы эзләп табып, аның инвалидлар өчен махсус шартлар белән ни дәрәҗәдә тәэмин ителгәнлеге турында белешмә таба ала. Бу карта республиканың мөмкинлекләре чикле халкы арасында көннән-көн популярлаша бара икән. Хәзерге вакытта министрлык әлеге хезмәтне камилләштерү буенча актив эшчәнлек алып бара.
Рәмзия ЗАКИРОВА