Биш баллдан торган билге системасында иң кайнар бәхәс чыгарганы, мөгаен «2»ле билгеседер. Соңгы елларда «2»ле журналга һәм көндәлеккә генә түгел, ни кызганыч, баланың муенына элмәк булып та төшә башлады.
Мондый гайре табигый хәлләр зур түрәләрне дә пошаманга салды. Шуңа «2»ле бәласен педагогларга аударып: «Укытучы «2»лене укучыга түгел, ә үз хезмәтенә куя», – дип нәтиҗә ясадылар. Яңа уку елы башлангач, «икеле» мәсьәләсе тагын өскә калыкты: әлеге дә баягы, куяргамы аны, куймаскамы?