ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2013 ел
җомга
Күптән түгел Сочи шәһәрендә спорт туризмына багышланган Россиякүләм яшьләр фестивале узды. Татарстан командасы әлеге бәйгедә мәртәбәле беренче урынны яулый.
Бүген Казанда «Мәгълүматлаштыру - Россия төбәкләрен камилләштерүнең нигезе» исеме астында илкүләм IT-форум уза. Чарада Россия Хөкүмәте вәкилләре белән беррәттән халыкара танылган компанияләр дә катнаша.
Казан урамнары соңгы елларда сукбай һәм хәер сорашучыларның ниндиен генә күрмәде, чат саен кул сузып тору күренешләре белән көрәшү проблемасы да күп тапкыр күтәрелде. Дөрес, Универсиада алдыннан, тылсымлы таяк селтәгәндәй, соранучылар берара юкка чыгып торды. Һәм менә янә башкалада профессиональ хәер сорашучылар төркеме эшчәнлек җәелдерүе турында сүзләр йөри башлады.
Казанның «Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашырга җыена. Алар анда татар әкиятләрен күрсәтергә ниятләгәннәр.
Бердәм дәүләт имтиханында хокук бозулар еш күренеш. Гадәттән тыш хәлләрне булдырмаска тырышып, ел да имтихан уздыру тәртибенә үзгәрешләр керткән булалар. Әмма әлегә боларның берсе дә тиешле нәтиҗә бирмәде. Шулай да Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сынауны гаделрәк итүгә өметен өзми – яңа тәкъдимнәр кертә.

16
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренең  күптән  түгел  Чыршыда узган  район  семинарында авылдагы бүгенге эшләргә  кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Бөтенроссия газета-журналларга  ташламалы  язылу декадасы бара.

14
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Биектауның 2 нче урта мәктәбенең 4 “Б” сыйныфында  укучылар әбиләрен һәм бабайларын үзенчәлекле бүләк белән сөендерделәр.

13
октябрь, 2013 ел
якшәмбе
Агымдагы елның тугыз аенда районда 329 сабый дөньяга аваз салды. Узган  елда  шушы  ук  чорда  туучылар алтыга артык иде. 
“АгроСтар”  ширкәтендә   район авыл хуҗалыгы предприятиеләре  җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International