Мөһим мәсьәләләр тикшерелде

2013 елның 13 октябре, якшәмбе





“АгроСтар”  ширкәтендә   район авыл хуҗалыгы предприятиеләре  җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсе булды.


Бу хуҗалыкның җитештерү объектларында механикалаштыру һәм терлекчелек  мәсьәләләре  каралды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе начальнигы урынбасары  Илфар Әхмәтгалиев  техниканы кышкы саклауга кую таләпләренә  тукталды һәм машина-трактор паркларын  2014 елгы кыр эшләренә  әзерләү бурычларын җиткерде. Орлыкчылык та игътибар үзәгеннән читтә калмады. 


Хуҗалыкның Чыршы фермасында  җитәкчеләр  сыер абзарында, бозаулату бүлегендә булдылар, бозауларны  аерым-аерым һәм бергә асрау шартлары һәм  ветеринария табибы, ясалма  орлыкландыру  технологы эше белән таныштылар. Аннары киңәшмәдә терлекчелек буенча 2013 елның 9 аендагы эшкә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең  җитештерү-маркетинг бүлеге  начальнигы Рөстәм Сабиров  йомгак ясады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International